Янгын чыгып йортсыз калган әби турында авылдашлары: «Әле ярый үзе исән!»

Кичә Тукай районының Ильбухтино авылында ике йорт янган. Янгын иң элек 76 яшьлек Галина Кузнецова хуҗалыгында чыга.

Бәхеткә, бу хәл көндез була. Әби йорты яна башланганны күргәч, тизрәк урамга чыга. Тик тәне пешергә өлгерә. Әбине хастаханәгә озаталар. Янгынтиз тарала, күршедәге буш торган йортка да үрли.
– Әлегә янгын сәбәпләрен ачыклыйлар. Әбинең йорты яшәргә яраклы түгел. Әле ярый үзе исән калган. Аның хәле уңайланып килә. Хастаханәдән чыккач, аны балалары үзләренә алачаклар, – диде безгә Зур Шилнә авыл җирлеге хезмәткәре.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү