Татарстанда 63 яшьлек имам бер көн эчендә 110 чакрымны йөгереп узган

Әлмәт районы Салкын Алан авылы имамы Илдус Маликов Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм туган авылының 100 еллыгына багышлап, 110 чакрымлы марафон йөгергән.

Юлын Мамадыш районы Соколка авылында башлап, намаз укырга һәм чәй эчәргә генә туктап, бер көн эчендә Әлмәт районына — туган авылына кадәр барып җиткән.

Моңа кадәр дә Илдус Маликов халыкны күп тапкырлар шаккаттырган иде инде. 2019 елда ул 24 сәгать эчендә 1 градуслы суда 10 чакрымны йөзеп, Гиннесның рекордлар китабына кертедле.


Фикер өстәү