31 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

 Һава почтасы

103 ел элек (1918) СССР да беренче тапкыр һава почтасы рейслары булдырыла. Хат-хәбәрләр Петроградтан Мәскәүгә җибәрелә. Башта бу рәвешле теге яки бу хезмәткә кагылган почтаны гына йөртәләр, соңрак шәхси хатларга да чират җитә.

Беренче курорт

302 ел элек (1719) Россиядә беренче курорт ачыла. Ул Карелиядә була, «Марциаль сулары» дип атала. Бу чыганак 1714 елны очраклы гына ачыла. Аны тикшергәннән соң  ПетрI курорт төзергә боера.

Кире кагалар

67 ел элек (1954) СССР, әгъза итеп алуны үтенеп, НАТОга мөрәҗәгать итә. Әмма үтенечне кире кагалар.

Эйфель манарасы

132 ел элек (1889)  Эйфель манарасы ачыла. Ул француз революциясенең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Бөтендөнья күргәзмәгә туры китереп төзелә. Манараның авторы – инженер Гюстав Эйфель. Аны 26 ай һәм 5 көн төзиләр. Ул вакытка 300,65 м биеклегендәге бу манара  дөньяда иң биек корылма була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү