Балаларны мәдәнияттән мәхрүм итәләр: Татарстанда музыка җитәкчеләре Путинга петиция язган

Балаларны мәдәнияттән мәхрүм итәләр: Татарстанда музыка җитәкчеләре Путинга петиция язган. Авторлар әйтүенчә, бакчаларда музыка хезмәткәрләре әкренләп юкка чыга бара. Акча аз, эш күп. Без бакчалардагы вазгыятьне белештек.

Борчыларга урын бармы?
Change.org онлайн-платформасында республиканың музыка җитәкчеләре тарафыннан оештырылган петиция барлыкка килде. Мөрәҗәгатькә ике йөздән артык кеше кул куйган. Аны Россия Президенты Владимир Путинга, Татарстан Президенты Аппараты, республика прокуратурасы һәм башка органнарга юллаганнар. Музыка хезмәткәрләре хезмәт хакының түбән булуына, ә таләпләрнең артуына зарлана.
– Әлеге педагогларга төркемнәр санын арттыралар, өстәмә белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча программаны үзләштерүгә бирелгән вакытны кыскарталар. Бу музыка белгечләре һөнәре юкка чыгуга, аларның тормыш дәрәҗәсе түбәнәюенә китерәчәк, – дип язылган мөрәҗәгатьтә.
Чыннан да, яхшыдырмы, әллә яшерәләрме – безнең бакчада зарланмыйлар, диюче мөдирләр дә булды. Шул ук вакытта петициягә кул куяргамы-юкмы дип икеләнеп торучы мөгаллимнәр дә бар.
– Петиция турында хәбәр кичә «Ватсап»ка килгән иде. Мин имзамны әлегә куймадым. Хезмәт хакларыбыз аз, эшебез күп, – ди Казан бакчаларының берсендә музыка җитәкчесе булып эшләүче Лилия.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын финанс белән тәэмин итү норматив принцип буенча тормышка ашырыла. Бу балалар санына, атналык эш күләменә дә бәйле.
Казандагы 67 нче бакчаның өлкән тәрбиячесе Галия Гыйльманова әйтүенчә, бакчаның күчәре музыка җитәкчеләре, физик культура белгечләре тирәсендә әйләнә. Алардан башка бакча тормышын күз алдына китереп булмый. Алар – кабызучылар.
– Балаларны музыка залларына кертәбез. Белгечләр аларны дөрес итеп басарга, суларга, җырларга, биергә өйрәтә. Сабыйлар белән бергәләп сикерә, үрмәлиләр. Барлык бәйрәмнәрне уздыралар. Замана әти-әнисе өчен баласының сәләтен ачу бик мөһим. Алкышлардан ук чыгышларның ни дәрәҗәдә оста итеп оештырылуын белеп була. Моңа кадәр әти-әниләр, әби-бабайларны бакчага еш чакыра идек. Коронавируска бәйле хәлләр генә тормышны бераз үзгәртте. Чараларны онлайн да уздыргалыйбыз, – ди Галия ханым.
Әлеге бакчада 15 төркемгә 3 музыка белгече билгеләнгән. Алар атнага 24 сәгать эшли. Хезмәт хакы категория, югары белемгә дә бәйле. Көллиятне тәмамлап килүчеләр 16–17 мең сум алса, югары белеме һәм категориясе булганнарныкы – 21–23 мең. Әгәр белгеч 1,5 ставкага эшләсә, акчасы күбрәк.
– Моңа кадәр чараларда бию, җырлар күп булса, хәзер бәйрәмнәрнең кызыгы кими башлады. Чыгышлар саны да кимрәк. Музыка укытучыларының ставкалары кимегән дип ишеттем, алар дәрес биреп өлгерә алмыйлар. Белгечләр кызганыч, бу бит – хисләргә бәйле һөнәр, – ди Чаллыда яшәүче Алсу Рәҗәпова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү