30 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Россиядә вулканолог көне

Вулканнарны өйрәнүче галимнәрнең рәсми булмаган бәйрәме. Бу – 1956 елда Камчаткадагы Безымянный вулканы аткан көн.

Йортсыз кеше көне

Россиядә «Ярдәм кирәк» фонды, «Шундый эшләр» порталы, «Төн куну урыны» оешмасы инициативасы белән 2017 елдан бирле үткәрелә. Безнең илдә төрле мәгълүматлар буенча 1 млн нан 4,5 млн га кадәр йортсыз кеше бар дип исәпләнә.

«Җәйге» вакыт

40 ел элек СССР да «җәйге» вакыт кертелде. Беренче тапкыр илебездә сәгать уклары алга таба 1917 елның июль аенда күчерелә. Бу 1924 елга кадәр дәвам итә. 1981 елның 30 мартында бу хәл кабатлана. 2014 елның 26 октябрендә алга таба бары тик  “кышкы “ вакыт белән яшәү турындагы указга кул куела. Шуннан уклар күчерелми башлый. Әмма Россиядәге кайбер төбәкләр “җәйге” вакыт белән яшәп кала,

Алясканы сату

154 ел элек (1867) Россия Америка Кушма Штатларына Аляска ярымутравын сату турындагы килешүгә кул куя. Аляска рус тикшеренүчеләре Михаил Гвоздев һәм Иван Федоров тарафыннан 1732 елда ачыла. Яңа биләмәләргә рус сәнәгатьчеләре, сәяхәтчеләр нигез сала. Ярымутрау 7,2 млн доллар алтынга (бер акр җир өчен 2 цент) сатыла. Шулай ук берничә архипелаг, Беринг диңгезендәге утраулар да Америкага күчә. Сатылган коры җирнең мәйданы 1,5 млн кв м була.

Метр

230 ел элек (1791) яңа озынлык үлчәү берәмлеге – метр гамәлгә керә. Ул академиклар тәкъдиме белән Франциянең Милли собраниесе тарафыннан гамәлгә куела.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү