Сосиска сайлау буенча 5 киңәш

Бу ризыкның файдалымы-түгелме икәне турында озак бәхәсләшергә мөмкин. Әмма шунысы хак: кәеф булмаган чакларда хуҗабикәләрне озак кына плитә янында басып торудан коткара ул. Шулай икән, иң яхшысын ничек сайларга?

ГОСТ буенча

Күпчелек очракларда төрелмәсендә ГОСТ билгесе сурәтләнгән сосискалар сыйфатлы була. Җитештерүче үзенең товарын шулай тамгалап, аның сыйфатлы иттән һәм табигый ингредиентлардан эшләнелүен раслый. Мондый сосискада крахмал да, соя, консервантлар да юк. ГОСТ, колбасаның төсе өчен “җаваплы” натрий нитритыннан тыш, теләсә кайсы өстәмәне тыя. Нәкъ менә шушы матдә сосискаларга алсурак төс биреп тора. Юкса алар ямьсез соргылт төстә булыр иде. Колбасадагы ит күләменә килсәк, ГОСТ әлеге ярымфабрикатны ике: “А” һәм “Б” категорияләренә бүлә. “А” категориясенә “Говяжьи” сосискалары керә: аларда ит өлеше 80 проценттан күбрәк. Ә инде “Сливочные”, “Молочные”, “Русские”, “Любительские” һәм “Особые” – “Б” категориясендәге сосискалар (ит өлеше: 60-80 процент).
ТУ буенча эшләнгән колбаса ГОСТ буенча җитештерелгәненнән калыша: мондый сосискада ит өлеше 20 процент чамасы гына да булырга мөмкин. Әмма җитештергәндә стандартларның берсе дә санга сугылмаган ГОСТ сосискалары да бар. Шул ук вакытта классик рецептка сыр яки тәмләткечләр өстәлгәнгә күрә генә “ТУ” тамгасы сугылган колбасалар да юк түгел. Шуңа күрә ГОСТ дип тамгаланса да, “Молочные” гына түгел, ә, әйтик, “Молочные деревенские” яки “Любительские к пиву” дип язылган сосискаларны алмау хәерле.

Сайлау буенча киңәшләр
1. Иң элек төсенә игътибар итегез. Җете алсу төстә икән, аларда нитритлар күп яки җитештерүче буяулар кулланган, дигән сүз. Соргылт-алсу төстәгесенә өстенлек бирергә кирәк.
2. Бармак белән басып карагыз: сосиска каты булырга: бармак белән басканнан соң тиз генә элекке хәленә кире кайтырга тиеш.
3. Составын өйрәнегез. Анда ит иң беренче итеп күрсәтелергә тиеш. Составында “аксым” дип гомумиләштереп кенә күрсәтелсә, монда итне койрык-фәлән белән генә алыштырганнар, дигән сүз.
4. Тышчасы табигыймы, яки ясалмамы икәненә игътибар итегез. Ясалма икән, шома булырга, җыерчыкланып тормаска тиеш. Табигый тышчалысына өстенлек бирергә тырышыгыз.
5. Яраклылык вакытын карагыз. Үлчәп сатыла торган сосисканы саклау вакыты 3-5 тәүлектән артмый. Вакуумлы төрелмәгә урнаштырылганы 15-20 тәүлек саклана, ә ачканнан соң 1-3 тәүлек узуга бозыла. Яраклылык вакыты күрсәтелмәсә, бу хакта шундук кибет хезмәткәрләренә хәбәр итү шарт.

Балаларга ярыймы?
Диетологлар әйтүенчә, өч яшькә кадәрге балаларга сосиска ашатырга ярамый. Өч яшьтән зурракларга – ярый, әмма бик сирәк очракларда гына. Алар өчен артык майлы ризык бу. Ите, йомшак кына итеп әйткәндә – аз, аның каравы, зыянлы өстәмәләре, тәмләткечләре – “буа буарлык”. Мондый өстәмәләр аллергия һәм ияләшү китереп чыгарырга мөмкин.

 

Фото: https://www.photorecept.ru/


Фикер өстәү