«Бердәм Россия» партиясендә алдан тавыш бирү уздыру – теләсә кайсы дәрәҗәдәге депутатлар өчен уникаль мәйданчык, ул аларга үз сайлаучылары белән аралашырга мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әйтте.
“Үз мөмкинлекләремне һәм тәкъдимнәремне анализлау – алдан тавыш бирүдә катнашу миңа әнә шул ягы белән дә кызыклы. Шулай ук коллегаларың, фикердәшләрең һәм праймеризда башка катнашучыларны да ишетү мөмкинлеге дә бар, – диде Татьяна Ларионова. – Иң мөһиме үз сайлаучыларын ишетү, шулай ук алар калдырган наказларны гамәлгә ашыру”.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, ул сигезенче чакырылышта янә депутат булып сайланырга планлаштыра, ә праймериз аңа эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. “Халык белән очрашулар алдан тавыш бирү вакытында эш өчен өстенлекләрне билгеләргә мөмкинлек бирә. Сайлаучылар белән мондый очрашулар күбрәк булачак”, – диде Фәррахов.
Татарстанда “Бердәм Россия” оештырган алдан тавыш бирү 24-30 май көннәрендә узачак. Республикада 20ләп гариза тапшырылган. Оештыру комитеты аларны бу атнада тикшерер дип көтелә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча хакимият партиясеннән РФ Дәүләт Думасына сайлауда катнашачак кандидатлар исемлеге төзеләчәк.