Чаллыда узачак көрәш турнирында 100гә якын спортчыны көтәләр

2021 елның 4 апрелендә Чаллыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте кубогына мөселманнарның татарча көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII россиякүләм ачык турниры узачак. Шәһәрнең “Витязь” спорт комплексында узачак ярышта Татарстан һәм башка төбәкләрдән 100 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә Татастан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү максатын куя. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы Кубогы тапшырыла. Ә иң кыйммәтле бүләккә – Гомрәгә юлламага беренче урынны яулаучылар арасында җирәбәдә отучы лаек була.

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдаләре буенча тест узган мөселманнар кертелә. Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узачак.

Шунысы игътибарга лаек: узган турнирда 116 спортчы, шул исәптән Татарстан, Удмуртия, Самара, Оренбург һәм Башкортстанның 25 шәһәр һәм районнарыннан 12 спорт мастеры һәм 11 спорт мастерлыгына кандидат катнашты. Төп призга татар көрәше буенча турнирда 85 кг га кадәр авырлыкта җиңү яулаган Яр Чаллы спортчысы Данил Хәйриев лаек булды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогын Яр Чаллы командасы отты.

Турнир иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Барлык мәсьәләләр буенча +7 (8552) 56-65-99 (Яр Чаллы мөхтәсибәте) телефонына шылтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү