Татарстандагы бөтен һәйкәлләрне тикшереп чыгачаклар

Һәйкәлләргә дә ярдәм кирәк. Әнә шул ярдәмне вакытында оештыру өчен «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге республикадагы барлык һәйкәлләргә ревизия үткәрәчәк. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җиткерде. Тикшереп чыккач, район һәм шәһәрләр белән һәйкәлләрне тәртипкә китерү эшенә тотыначаклар. Акция 9 Майга кадәр дәвам итәчәк.

Бу эш башланды да инде. Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы янындагы һәйкәлне һәм аның тирә-юнен активистлар һәм волонтерлар тәртипкә китерделәр.

Узган елны «Бердәм Россия» һәйкәлләр һәм хәрби каберлекләрнең интерактив картасын булдырган иде. «Яндекс» эзләү системасында хәзер Татарстанның 2600 һәйкәле турында мәгълүмат урнаштырылган. Барлык һәйкәлләрнең дә фотосурәтен, кайда урнашканы, авторлары турында мәгълүмат, тарихи белешмә табып була.

Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, партия әлеге һәйкәлләргә ревизия үткәрә, аларның торышына бәя бирә. Шул рәвешле кайсыларына ярдәм кирәклеге ачыклана, шулай ук тирә-юнен тәртипкә китерү эшләре дә башкарыла.

Татьяна Ларионова, һәйкәлләрне тәрбиядә тоту – Татарстан мәдәниятен һәм традицияләрен саклауда иң мөһим бурычларның берсе, дип белдерде:

– Без үзебезгә барлык һәйкәлләрне дә карап чыгарга дигән бурыч куйдык. Кышкы сезонда аларга аеруча игътибар кирәк, кар эрегәч, тирә-юне нинди хәлдә булуын бәяләргә кирәк булачак. 9 Майга аларның һәрберсе тәртипкә китереләчәк һәм сугышта ятып калган бабайларыбызга рәхмәт әйтергә килү өчен менә дигән урын булачак. Барыбыз да геройлар турында онытмаска һәм аларга рәхмәтле булырга бурычлы.

 


Фикер өстәү