Яңа кагыйдәләр буенча балаларны беренче сыйныфка кабул итү башланды

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды. 

Быел Татарстанда 54 528 беренче сыйныф укучысы беренче сыйныфка барачак, шуларның 19 386сы — Казанда, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Бу елның кабул итү кампаниясендә иң мөһим яңалык гаризаларны кабул итү башлану һәм тәмамлану датасына кагыла. Әгәр элек уку йортлары документларны 1 февральдән кабул итә башласа, 2021 елда мәгариф турындагы законның яңа кагыйдәләре буенча, гаризаларны тапшыру вакыты 1 апрельгә күчерелә.

Билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр, шулай ук өстенлекле хокукка ия булучылар өчен кампания 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әгәр дә якындагы мәктәп ниндидер сәбәпләр аркасында сезне канәгатьләндерми һәм сез башка уку йортына керергә телисез икән, 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.

Мәктәп җитәкчелеге бары тик класслар тулысынча комплектланган, ягъни буш урыннар булмаган очракта гына кабул итүдән баш тартырга хокуклы. Документлар буш урыннар беткәнче, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.

Кабул итүнең барлык нечкәлекләре белән сылтама аша танышырга мөмкин.

 


Фикер өстәү