Бөре районында яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз өлкән яшьтәге пенсионерны үтерүдә гаепләнә. Гаепләү нәтиҗәсе расланган, дип хәбәр итә Башкортостан прокуратурасы.
Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2019 елның ноябреннән иренең өлкән яшьтәге әнисен караган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң өлкән яшьтәге хатын мөстәкыйль рәвештә йөри алмый һәм ятып кына тора торган була. 2020 елның апрелендә гаепләнүче, әбине алга таба да карарга теләмичә башта кыйный, ә аннан соң буып үтерә.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Хәзер җинаять эше Югары судка карау өчен җибәрелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat