Миңа – 83 яшь. Яшел Үзәндә яшәгәндә, оныгым фатирда «доля»да иде. Аны 17 ел буе күргән юк. Бердәнбер балам, кызым белән дә аралашмыйбыз. Казанның «Салават күпере» микрорайонында яшим. Фатирымны бертуган абыемның дүрт малаена калдырам, васыятьнамә ясаттым. Алар мине карап, эшләремдә булышып торалар. Соңыннан онык белән туганнарым даулашып йөрмәсен өчен, оныкны «доля»дан чыгарырга кирәк. Онык пропискада түгел. Шул сорауга ачыклык кертергә ярдәм итегезче.
Сәрия Галиева
Роберт Туктаров, юрист:
– Мондый проблемалар еш очрый. Оныкның фатирда өлеше бармы, юкмы икәнлеген интернет аша милек турында дәүләт реестрыннан (ЕГРН) карап була. Моның өчен адресны җыю да җитә. Кыскача мәгълүмат өчен түләргә кирәкми. Милекчеләрнең һәркайсы турында мәгълүмат алу түләүле. Әгәр оныкның фатирда өлеше бар икән, әби кеше туганнарына бары үз өлешен генә васыять итеп калдыра ала. Аның онык өлешен башка кешегә яздыртырга хакы юк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat