Ялның артыгы булмасын. “Ак барс” “Авангард” белән уйнарга әзерләнә

Гагарин Кубогы өчен көрәштә конференция финаллары башланды. Иртәгә «Ак барс» «Авангард» белән очраша. Казан командасының төп өстенлеге серияне үз бозында башлаудан гыйбарәт. Дмитрий Квартальнов уенчыларына 10 көнлек тәнәфес комачау итмәсме?

Көнчыгыш конференциясе ярымфиналында «Салават Юлаев»ка каршы уйнаганда «Ак барс»ның ике төп уенчысы имгәнде. Даими чемпионат барышында Казан командасының иң шәп һөҗүмчесе булып танылган Стефан да Коста беренче матчта ук зыян күрсә, капкачы Тимур Билалов соңгы очрашуда бозга чыга алмады. Тимурны аеруча нык көтәләр. Гагарин Кубогына өметләнәсең икән, Адам Рейдеборн гына җитми: ике капкачы да сафта булырга тиеш. Татар егетенең хәле яхшырган, диләр.

Узган атнада 40ның өске ягына чыккан Данис Зарипов та әзер, әмма уйнатырлармы? Билгеле булганча, «Ак барс»ның капитаны «Салават Юлаев»ка гына түгел, «Торпедо»га каршы да чыгыш ясамады. Аның инде 1 айдан артык уйнаганы юк. Баш тренер Дмитрий Квартальнов сүзләреннән аңлашылганча, Данисның озын тәнәфесе тагын да сузылырга мөмкин әле. «Башта ул имгәнгән иде. Хәзер бозга чыгарга әзер. Уфа белән дә уйный ала иде. Әмма кемне чыгарасын үзебез хәл итәбез, – диде команда остазы. – Егетләрнең барысы да тырыша. Барысының да, шул исәптән Данисның да уйныйсы килә. Кемне уйнатасын, хоккейчыларның әзерлеген көндәшкә карап билгелибез». Бер караганда, Данисның бозга чыкмавы гаҗәп тә түгел. Команда җиңеп бара икән, уенчыларны ник алмаштырырга? Әмма алга барган саен тәҗрибәле уенчыларның кыйммәте тагын да арта.

Билгеле булганча, «Ак барс» конференция финалына иң беренче булып чыкты. Бер караганда, яхшы: ял итәргә, хәл алырга була. Икенче яктан, плэй-оффтагы кызулык сүрелергә мөмкин. «Әйе, озак ял иттек. Әмма барысы да тәртип буенча бара. Бозга чыккач, егетләр тиз арада үз көенә керер дип уйлыйм», – ди Дмитрий Квартальнов.
Ял иткән арада командалар, әлбәттә, бер-берсен тикшерү белән мәшгуль булды. Көндәш турында артыгын әйтмиләр, бары мактау сүзләрен генә яудыралар. «Бик яхшы командага каршы уйнаячакбыз. Аларда яхшы уенчылар тупланган. Әзерләнәбез, артыгын әйтеп булмый. Матчлар кызык булачак», – диде Дмитрий Квартальнов.
Омскиныкы саналса да, үзләрендә мөмкинлек булмау сәбәпле, Мәскәү өлкәсендәге Балашихада оя корган «Авангард» даими чемпионатны Көнчыгыш конференциясендә икенче урында тәмамлады. Ниятләре зур, Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итүче дүрт командадан бары аларның гына бу титулга ия булганы юк. Һәрвакыт яхшы состав туплыйлар, фаворит булып саналалар, тик әлегә кадәр максатларына ирешә алганнары юк. Быелгы плэй-оффның иң яхшы бомбардиры саналган Сергей Толчинский Омск-Балашиха клубы өчен чыгыш ясый. 11 очрашуда 5 алка кертеп, 7 пас биргән ул. «Ак барс»та исә иң нәтиҗәле һөҗүмче булып Кирилл Петров санала һәм ул Толчинскийдан 6 очкога калыша. «Авангард»ның иң яхшы һөҗүмчеләре арасында Канада һөҗүмчесе Рид Буше да бар. Плэй-оффта ул 8 (4+4) очко җыйды. Ул инде 15 очрашу рәттән боздан буш кул белән чыгып китми. «Авангард» һөҗүм итәргә ярата. Аерым «йолдыз»лар түгел, ә команда тигезлеге белән алдыра. Көндәшләрнең 21 уенчысы быелгы плэй-офф матчларында һич югы бер очко җыйган. Моннан тыш, «Авангард» плэй-оффта иң күп алка керткән командалар сафында. Хәер, көндәшләр иң күп керттерүчеләр исемлегендә дә алда бара.
«Авангард»та «Ак барс» җанатарлары өчен таныш исемнәр дә җитәрлек. Командада капитан вазыйфасын Алексей Емелин башкара. Иң яхшы сакчыларның берсе дип «Нефтехимик»та уйнаган, узган җәй Казанны урап узган Дамир Шәрипҗановны телгә алалар. «Ак барс» белән Гагарин Кубогы откан Иржи Секач, заманында НХЛда иң өметле уенчылардан саналган татар егете Наил Якупов та «Авангард»та уйный. Дөрес, Наил имгәнгән булуы аркасында плэй-оффта әле бер мәртәбә дә бозга чыкмады. Аның каравы декабрь ахырында Омск-Балашиха клубы Илья Ковальчук белән килешү төзеде.

Моңа кадәр командалар КХЛда 50 мәртәбә очрашкан. 27 уен «Ак барс» файдасына төгәлләнде. Быелгы сезонда узган 4 очрашуда көндәшләр икешәр мәртәбә җиңү яулады.

«Ак барс» белән «Авангард» плэй-оффта
сезон раунд нәтиҗә
2008/09 конференция ярымфиналы
3:2
2014/15 конференция ярымфиналы
4:1
2016/17 конференция ярымфиналы
4:2
2018/19 конференция финалы
0:4
2020/21 конференция финалы
?

 

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү