Праймеризда катнашучылар документлар тапшырды

Быел көз Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. «Бердәм Россия» партиясе анда үз кандидатларын праймериз аша, ягъни партия эчендә иң лаеклыларны сайлап алып тәкъдим итәчәк. Праймериз төпле кандидатларны билгеләргә, шулай ук сайлау алды агитациясе вакытында сайлаучыларның гозерләрен җыярга мөмкинлек бирә, дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснулин.

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган Равил Хөснуллин, һәм шулай ук башка депутатлар, шул исәптән, Марат Бариев, Илдар Гыйльметдинов, Олег Морозов һәм башкалар булачак праймеризда катнашу өчен бүген документларын тапшырды, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Праймериз кандидатлардан лаеклыларны сайларга мөмкинлек бирә. Минем Россия Дәүләт Думасында эшләү дәверендә бик күп эшләр җыелды, аларны тәмамларга кирәк. Болар — торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау өлкәләренә карый торган мәсьәләләр», — диде Равил Хөснуллин «Бердәм Россия» бүлегенә документларын тапшырганнан соң.

Праймериз вакытында кандидатлар сайлаучылар белән очраша һәм кешеләрне борчыган проблемаларны белешә. «Без кабул итә торган закон проектлары һәм законнарга төзәтмәләр — болар барысы да сайлаучыларның теләген исәпкә алып эшләнә», — дип аңлатты Равил Хөснулин.

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең праймеризы, ягъни беренчел тавыш бирү чарасы 2021 елның 24-30 маенда узачак. Праймериз нәтиҗәләре буенча Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

 


Фикер өстәү