Аларга таш өстендә чәчәк аткач кына сокланалар: Фәнис Яруллинның «Яралы язмышлар» әсәренә штрихлар

Көчле шәхес артында көчле хатын-кыз тора. «Бөекләр эзеннән» сәхифәсе уңаеннан Фәнис Яруллин яшәгән фатирга аяк баскач, без моңа тагын бер мәртәбә инандык. Нурсөя апа хәзер Фәнис абый иҗатын саклаучы, халыкка җиткерүче дә. Хәер, ул гына түгел, туганы – Сәүия Хәкимова да шул юлда.  

Фәнис Яруллин иҗаты күпкырлы. Без бу юлы аның прозасында үзенчәлекле урын алып торган «Яралы язмышлар» дилогиясенә тукталдык.

Нурсөя

Язучы нинди шартларда яшәгән, ничек иҗат иткән? Мөгаен, язучыларга кагылышлы иң популяр сорау шушыдыр. Нурсөя апа Яруллина, Фәнис иртәнге өчтә уяна, без юынабыз, киемнәрне алмаштырабыз, иртәнге ашны ашыйбыз да, ул эшли башлый дип, салмак кына сөйләп китә. Көндезге уннарда ул инде эшләп арыган була, шул вакытта безгә кешеләр килә башлый дип хәтерен яңарта:

– Без беркайчан да кешесез тормадык. Аларның күбесе үзенең хәсрәтен сөйләргә килә иде. Туктаусыз зар Фәнисне йончыткандыр да, күрәсең. Бер юлы ул, берәр вакыт миңа шатлыгын сөйләргә килүче булырмы икән, дип тә әйтеп куйган иде. Язучыны зур кеше дип саный бит халык. Берзаман Үзбәкстаннан кайтучылар фатир алуда ярдәм итмәсме дип, Фәнис янына килде. Алар чыгып киткәч, мин көләм. И, Фәнис, үзебез дә бит шушы фатирны лифтлы йортка алмаштыра алмыйбыз, дим. Лифтсызлык үзәккә үткән чаклар иде. Фәнисне йөртә торган колясканың авырлыгы – 48 кило, аңа Фәнис авырлыгы да өстәлә. Менә шуны күтәреп алып төшелгән, күтәреп менгезелгән. Хәзер үзем дә аптырыйм, ничек хәл җиткән икән, дим. Ходай ярдәменнән ташламагандыр.

Сез моны зар дип кабул итә күрмәгез берүк. Мин ничек бар, шулай сөйлим. Фәнис үзе дә зарлана белмәде, зарланганны да яратмады. Беркайчан да, бүген  кәефем юк, кеше килмәсен, дип тә әйтмәде. Киресенчә, кешенең вакытын кадерли белергә кирәк, дип әйтә иде.

Миңлегөл

(Нурсөя апа сөйләгәннәрдән)

– Шулай бер көнне безгә Казанның беренче ятимнәр йортында эшләүче Миңлегөл Рафикова килеп керде. Ул Фәниснең хикәясен укыган да, шул язучыны күрәсем килә дип, эзләгән булган икән. Алар бик озак сөйләштеләр, Миңлегөл  балалар йортында ничек эшли башлавы, нинди балаларны тәрбияләве турында сөйләде. Шул күрешүдән алар дуслашып калдылар һәм Миңлегөл безгә килеп йөри башлады. Бер килгәч, Фәнис аңа, Миңлегөл апа, сез балалар турында көндәлек язып карагыз әле, дип әйтте. Миңлегөл апа Фәнис әйткәнче үк яза башлаган булган икән инде. И ул язмышлар… Бер тәрбиячегә –  14 бала, 14 төрле холык, 14 төрле язмыш. Нарасыйларны 3 яшьтән соң башка урыннарга тараталар. Кайсы Әлмәткә, кайсы Дәрвишләр бистәсенә эләкте, Миңлегөл апа алар өчен җаны-тәне белән борчылып, аларны бер урынгарак тупларга тырышып карады. Үзләре өчен җан атканны бала сизмиме соң инде ул? Бигрәк тә канаты каерылган, ятим балалар… Алар аны бердәнбер якын кешесе, әбиләре итеп кабул итә башлаган. Миңлегөл апалары сменасы булмаганда, кайда безнең әби, дип елашканнар. Миңлегөл апа балалар өчен борчылып, һәр көнне эшләр идем, мине балалар йортына әби итеп алыгыз әле дип сорап, җитәкче янына кергән. Әлбәттә, дәүләт оешмасында әби ставкасы юк, аны няня итеп эшкә урнаштыралар. Шулай итеп ул һәр көнне эшли башлый.

Фәнис Миңлегөл апаның сөйләгәннәрен чын йөрәктән тыңлый иде. Ул соклану гына да түгел, ярату да, хөрмәт итү дә, башкасы да. Ә Миңлегөл апа гап-гади итеп, кайда йөргәннәрен, балалар хакына ниләр эшләгәнен сөйли. Әйтик, балаларның әти, әниләрен табып, алыгыз балагызны, дип сөйләшеп карый, ләкин берсен дә кире алмыйлар… Аларның әти-әниле булуының бердәнбер юлы –  уллыкка алырга теләгән гаиләләр. Шулай итеп өч бала Америкага ук китәргә җыена. Америкада яшәгән гаилә башта аларның берсен генә алырга тели, ә ул малай, минем сеңлем дә бар, дип елый. Ул аны туганымы, юкмы икәнен аңламый, гел бергә булгач, туганнар дип уйлый. Теге гаилә ул кызны һәм тагын бер баланы ала. Күпмедер вакыт үткәч, Миңлегөл апага Америкадан хат килеп төшә. Уллыкка алынган өч бала әбиләрен бик сагына һәм үзләренә кунакка чакыра икән. Кая инде ул безнең илдә Америкага барырлык акча… Бу очракта аңа ул вакыттагы мәдәният министры Зилә Вәлиева, хатлар алышканда икенче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина ярдәм итә.

«Әти гел кирәк»

– «Яралы язмышлар» бик үзенчәлекле әсәр бит ул. Ул 90 еллар башында языла башлый, ә бу вакытта татар әдәбиятында күбрәк производство темасы күтәрелә иде. Фәнис абый әлеге әсәр белән әдәбиятка яңалык алып килде дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Чөнки кешенең эчке дөньясын, яралы язмышларын һәм безнең җәмгыятьнең балаларга, кешеләргә карата мөнәсәбәтен ачарга алынды. Аның беренче кисәге «Чәчәкләр моңы» исеме  белән чыкты. Анда геройлар үз исемнәре белән күрсәтелмәгән. Бу  Фәнис абыйның балаларны, үскәч, тормышларының кара якларын белмәсеннәр дип яклавы, шуңа күрә әсәргә прототип буларак кертүе булгандыр инде.. Миңлегөл апа да беренче кисәктә Миңсылу исеме белән языла.

«Үсеп буйга җиткәч, үткәннәрен уйлап әти-әниләре өчен кызармасыннар дип, мин аларның исемнәрен үзгәртеп алдым. Әзмени әле дөньяда, кешене гаепсездән гаепле ясап, ятимлеге яки авыруы белән кимсетүчеләр. Ятимнәрне, авыруларны язмыш басымы астыннан калкып чыккач кына күрәләр, таш өстендә чәчәк булып аткач кына аларга сокланалар. (Фәнис Яруллин)

Әсәр – дилогия. Беренче кисәге  «Чәчәкләр моңы» дип атала иде. Икенче кисәге соңрак, 2000 еллардан соң язылган һәм берләштереп, «Яралы язмышлар» дигән исем белән дөнья күрде.

Әсәр үз бәясен алды. Әйтик, әдәбият галиме Рифат Сверигин: «Мондый әсәрне тел ягыннан да, әхлакый проблемаларны күтәрү ягыннан да үзе чын педагог булган кеше генә яза ала», – дигән иде.

Миңлегөл апа, ятим балалар темасы Фәнис абыйны бик дулкынландырды, ул һәр баланың язмышын йөрәгенә якын алды. Ул бит үзе дә – әтисез үскән бала, бу хакта сүз чыкканда, әти тормышта гел кирәк, дип искә ала иде.

Сәүия

Нурсөя апа белән Фәнис абый Яруллиннар гаиләсенә мин 1995 елда килдем. Апа белән җизни мине Казан хастаханәсенә аягымны дәваларга дип авылдан китерткәннәр иде. Алар гаиләсенә килүем белән мин бик бәхетле. Әти-әниемне иртә югалту сәбәпле, апа белән җизни миңа таяныч булдылар. Моның өчен бик зур рәхмәт аларга.

Фәнис абый, шулай ук Нурсөя апа да – минем өчен үрнәк алырдай зур шәхесләр. Татар телендә сөйләшергә әти-әнием өйрәткән булса, татар әдәбиятының матурлыгын күрергә, аның асылын аңларга ярдәм иткән кеше, әлбәттә, Фәнис абый булды. Ул мине татар әдәбиятының классиклары белән таныштырды, язучы-шагыйрьләрнең әсәрләрен анализларга, күпмедер дәрәҗәдә аларга бәя бирергә өйрәтте.

Фәнис абыйдан мин үземдә ихтыяр көчен тәрбияләү дәресләрен дә алдым. Караватка беркетелгән көе үз халкы өчен күбрәк әсәрләр язып калдыру уе белән яшәгән язучы алдында ялкаулану, башлаган эшеңне җиренә җиткереп эшләмәү дигән уйны күңелгә кертү дә оят иде. Ул бервакытта да миңа тавыш күтәрмәде. Вакытында эшләнмәгән эшнең, кешегә бирелгән вәгъдәнең үтәлмәве нинди нәтиҗәләргә китерәчәген үз тормышында булган бер-ике мисал белән төшендереп бирә ала торган кеше иде…  Нинди генә очракта да зарланмады. Хәле авыр булган чакларда һәр килгән кешене елмаеп каршы алырга үзендә көч таба белде.

Яруллиннар гаиләсе – минем өчен батырлык символына әверелгән гаилә. Алар белән бер гаилә булып яшәвем, тормыш дәресләренә өйрәтүче үрнәк Укытучы булырдай кешеләр белән аралашуым белән мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Кызымның аларны әби-бабай дип кабул итүе, хәтеренә бабасының әкиятләрен сеңдереп калуы – Аллаһы Тәгаләнең безгә булган рәхмәтедер.

Фәнис абыйның иҗаты да тормышы кебек тирән һәм мәгънәле булды. Әдәбиятның кайсы гына жанрында (шигърият, проза, драматургия, балалар әдәбияты, публицистика) иҗат итсә дә, иң беренче планга ул борын-борыннан килгән әхлакый традицияләрне куйды. Тормышта да, әсәрләрендә дә матурлыкны, камиллеккә омтылышны һәм рухи байлыкны иң зур кыйммәтләрдән санады. Үзенең укучыларына да шушы идеяне ирештерергә омтылды.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү