Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ватаным Татарстан» укучылары сорауларына җавап бирде

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән «туры эфир» оештырды.

Бер сәгать дәвамында мөфти укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Дин темасы һәрвакытта да халыкта зур кызыксыну уята. Без кабул иткән сорауларның күплеге дә әнә шуны раслады. Социаль челтәрләрдә 20дән артык сорау кабул иттек, журналистларга шәхсән мөрәҗәгатьләр белән дә чыктылар, “туры эфир” барышында телефонга шалтыратучылар да булды.

Әлбәттә, 1 сәгать эчендә барлык сорауларга да җавап биреп бетерү мөмкин эш түгел иде. “ВТ” кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләрне Камил хәзрәт Сәмигуллинга шәхсән тапшырды. Газета битләрендә укучыларыбыз ул сорауларга тулы җавап алачак.

Камил хәзрәт “туры эфир” вакытында коронавируслы чорда дин әһелләренең эшчәнлеге, мохтаҗларга ярдәм итү, вакцина ясату, якынлашып килүче ураза турындагы сорауларга җавап биреп өлгерде. Имамнарны әзерләү, авыл җирлекләрендә мәчет имамы булып торганнарга акча түләү, мәет ярдыру кебек күпчелекне борчыган мәсьәләләргә дә тукталды.

Мөфти хәзрәт “ВТ” укучыларына һәм гомумән Татарстан халкына Рамазан ае алдыннан изге теләкләрен дә җиткерде:

– Аллаһы Тәгаләбез Коръәни Кәримдә: “Кем Аллаһтан курыкса, аңа чыга торган юлын бирер, уйламаган җирдән дә ризыкландырыр”, – ди. Ягъни, тәкъва (гарәп теленнән — үзеңне саклау, тыелып тору, үзеңә охшамаган нәрсәдән качу, зарардан саклану) булыйк. Рамазан аенда тәмуг ишеге ябылыр, җәннәт ишекләре ачылыр. Рамазан аенда ураза тотканнарның гөнаһлары гафу ителер. Иншаллаһ, Рамазаннан соң чип-чиста, яңа туган балалардай очрашырга насыйп булсын!

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү