Тарих институты директоры Радик Салихов: Татарның аякка басуында хәйриячелек төп рольне уйный

«Ватаным Татарстан» газетасында үткәрелгән «Бу – минем туган авыл!» бәйгесендәге «Игелекле авылдашым» номинациясенә килгән хатлар белән танышканда уйланган идем мин бу тема турында. Милләтебезне, телебезне, халкыбызны саклап калуда нәкъ менә хәлле татарлар хәлиткеч роль уйнаган. Элек тә шулай булган, хәзер дә кайбер милләттәшләребезнең игелекле эшләре турында күреп, ишетеп торабыз. Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов белән сүзебез шул хакта.

– Радик Римович, зур үзгәрешләр гадәттә халыкның милли үзаң үсешенә саллы йогынты ясый. Сүз дә юк, бу җәһәттән соңгы вакытта без Татарстанның мөстәкыйльлек алган чорын күзаллыйбыз. Тарих битләренә күз салсак, 1917 елгы инкыйлаб алдыннан мондый күренешләр гаять тә көчле булган дип фаразлана. Бөек Тукаебыз юкка гына «Халык – зур ул, көчле ул…» дип язмагандыр. Гадәттән тыш катлаулы чор булуга карамастан, халкыбыз телен дә, динен дә, мәдәниятен дә, гореф-гадәтләрен дә саклап кала алган…

– Инде Казан ханлыгы тар-мар ителгәннән соң ук, Россиянең дәүләт казнасы башка «вак» милләтләр белән «вакланып» тормаган. Димәк, бернинди ярдәм күрсәтелмәгән дигән сүз бу. Мондый шартларда татарлар өчен социаль һәм рухи мәсьәләләрне хәл итүдә хәйриячелек бердәнбер юл булган. Хәлле кешеләр беренче чиратта мәчет-мәдрәсәләр төзегәннәр. Шәригать буенча һәркемгә салым системасы – зәкят билгеләнгән. Христианлаштыру сәясәте алып барылган илдә бу система ахыр чиктә, чыннан да, милләтне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап кала алган. XIX гасырда барлыкка килгән татар сәүдәгәрләр гильдиясе ата-бабаларының гореф-гадәтләрен кире какмый. Алар акчасына шулай ук мәчет-мәдрәсәләр төзелгән, имам, мөэзиннәргә, шәкертләргә дә ярдәм күрсәтелгән. Мәсәлән, бу чорда хәйрия акчасына Казан шәһәрендә генә дә 17 мәчет салынган. Аңлашыла ки, үз чиратында губерна хакимияте дә, татар булуына карамастан, мондый абруйлы лидерларга бармак аша карый алмаган. Гомумән, Россиядәге үзгәрешләр чорында татар меценатлары йоклап ятмаган. Алар татар милләтенә мөстәкыйльлек алу өчен бар көчен куйганнар. XIX гасырның икенче яртыеллыгындагы буржуаз реформалар Идел буе мөселманнарының тормышына, чыннан да, зур үзгәрешләр кертә. Алар ике юл чатында кала: я искегә ябышып ятуны дәвам итәргә, шул рәвешле рус буржуазиясе таләпләрен кабул итеп, аларның кул астында калырга, я милли бердәмлекне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен үз идеологияңне булдырырга. Дәүләте булмаган халык өчен, әлбәттә инде, мондый идеологияне үткәрү – мөмкин булмаган хәл. Шуңа күрә дә татар зыялылары, меценатлары хәйләкәр адымга бара: ислам динен корал итеп алып, җәдитчелек хәрәкәтен торгызырга дигән фикергә киләләр. Бу нәрсә дигән сүзме? Элек мәдрәсәләрдә дини белем бирү ягын гына карасалар, хәзер исә заманча укыту алымнарын кертергә – математика, география кебек фәннәрне, рус телен, чит телләрне өйрәнергә тиеш булалар. Шул ук вакытта, мәдрәсә булгач, дин дәресләре дә, туган тел дәресләре дә юкка чыкмый. Заманчалаштыруның иң нечкә урыны шушында була. Шулай итеп, Галиевләр, Сәйдәшевләр, Рәхмәтуллиннар, Галикәевләр кебек беренче буын прогрессив мөселманнар җәдитчелекне финанслау эшен башлап җибәрәләр. Аларга икенче буын – Аитов, Апанаев, Юнысов кебек меценатлар кушыла. Арада яңа ысул белән белем бирүче беренче уку йортына – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салучы Мөхәммәтҗан Галиев аерылып тора. Бу эшмәкәр гади крестьяннан күн әйберләр белән эш итүче сәүдәгәргә кадәр күтәрелә. Үзе бик белемле була: рус телен яхшы белә, газеталар яздырып укый, шәхси китапханә булдыра. Бер үк вакытта яңа ысул белән укыту Юнысов балалар приюты мәктәбенә дә кертелә. Өченче булып, әлеге яңалыкны Печән базары мәчете каршындагы мәдрәсә кабул итеп ала. Анысына Габдулла Апанаев нигез сала. 50 шәкерт кара такталар, карталар, күргәзмә әсбаплар белән җиһазланган бүлмәләрдә укый башлыйлар.

– Тарихка күз салсак, каршылыклар булмый калмагандыр?

– Кадимчелектән җәдитчелеккә күчү мөселманнар арасында нигездә каршылыкларсыз бара. Чөнки аның файдасы шунда ук күзгә ташлана. Икътисад күтәрелеш алганлыктан, татар эшмәкәрләренә белемле бухгалтерлар, юристлар кирәк була. Ә «яңа мәктәпләр» ярдәмендә менә дигән кадрлар үсеп чыга. Мондый конфессиональ мәктәпләрдә белем алган, ислам тарихын яхшы белгән шәкертләр дөньядагы хәлләрне дә яхшы күзаллаган. Аннан килеп, бу эш күбесенчә татар сәүдәгәрләренә, алдынгы карашлы дин әһелләренә бәйле була бит. Әлбәттә инде, бу хәлләр белән килешмәүчеләр дә күп булган. Ул чорда башка милләтләрне, шул исәптән татарларны да туган телләрендә укытуны юкка чыгаруга юнәлтелгән урыслаштыру сәясәте алып барылган. Әмма мондый каршылыклар, киресенчә, татарларны көрәшкә өндәгән, көч өстәгән. Шул ук вакытта, каш ясыйм дип, күз чыгармас өчен «чигенү» күренешләре дә күзәтелгән. Мәсәлән, 1876 елны ачылган Татар укытучылар мәктәбендә, мәдрәсәләрдә рус сыйныфлары оештырыла, татар-рус мәктәпләре ачыла. Әмма боларның барысы да мөселманнар хәрәкәтен югарырак күтәрү өчен эшләнә. Мөселманнар алдында, чыннан да, яңа үрләр барлыкка килә. Алар ныклап сәүдә белән шөгыльләнә башлыйлар, яңадан-яңа һөнәрләргә ия булалар. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә хатын-кызларны да укыта башлыйлар, Соңрак алар өчен аерым гимназияләр дә ачыла. Кыскасы, 1917 елга килеп җиткәндә, мәгариф системасы яңабаштан үзгәртеп корыла. Башлангыч, урта мәктәпләр эшли башлый.

– Мәгарифнең алга китүе беренче чиратта мәдәният үсешенә йогынты ясый. Бу чорда без татар әдәбияты, театр, музыка сәнгатенең дә бик нык алга киткәнен беләбез…

– Татар эшмәкәрләре беренче чиратта китап бастыру эше белән ныклап кызыксына башлый. Шунысы кызык: мондый эшчәнлек аларга бернинди керем китерми. Моңа хәтта өметләнә дә алмыйлар. Иң беренче зур китап кибете бертуган Кәримовларның сәүдә йорты була. Аның бурычы – «татар мәктәпләрен китап белән тәэмин итү, тарату… крестьяннар, балалар өчен, медицина һәм сәнгать буенча китаплар  нәшер итү». Казанда шулай ук «Сабах», «Гасыр», «Юл» нәшриятлары пәйда була. Аларның барысы да яшь татар прозасы һәм поэзиясен, рус һәм Көнбатыш Европа классикларын пропагандалау юлына баса. 1906 елны шул ук Кәримовлар беренче мөселман китапханәсенә нигез сала. Анда 150 кешелек уку залы да була. Тарихи мәгълүматларга караганда, 1915 елда гына да китапханәгә 22373 кеше килә. Кәримовлар шулай ук «Кояш» исемле көндәлек газета чыгара башлыйлар. Анда эшләргә язучы Фатих  Әмирхан җәлеп ителә. Аның хикәяләре, повестьлары газетада басыла. 1912 елда бер төркем яшьләр бертуган Хәсәниләр акчасына «Аң» журналы чыгарырга карар кылалар. Монда әдәбият яңалыклары, театраль күзәтүләр, картина репродукцияләре басыла.

Сүз дә юк, татар мәдәниятен алга җибәрү өчен «Шәрык клубы» зур роль уйный. Анда музыкаль һәм әдәби кичәләр үткәрелә, лекцияләр укыла. Бу клубны эшкуар Абдулла Апанаев оештыра. Теркәтү эше бик авыр була. Чөнки, бер яктан, клубны «мөселманнар өчен күңел ачу урыны» дип саныйлар һәм дин күзлегеннән караганда кабул итә алмыйлар. Әмма, икенче яктан, мөселманнар өчен булмаса, ул тиз арада урыслашачак. Монда да мәктәп-мәдрәсәләр өчен кулланылган алымны сайлап алалар. «Шәрык клубы»ның файдасы бик зур була: татар мөселманнары үз мәхәлләләрендә йомылып ятмыйлар, «дөньяга чыгалар». Апанаевлар һәм башка эшмәкәрләр ярдәме белән клуб 1910 елда сәхнәсе һәм 300–400 кешелек тамаша залы булган зур бина булдыралар. Шунда ук мөселман китапханәсе дә урнаша. Спектакльләр, концертлар куела, лекцияләр укыла. Беренче татар «Сәйяр» күчмә театры да шушында урын таба. Музыка мәктәбен тәмамлаган Апанаевлар клубта оркестр оештыра. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров кебек композиторлар олы юлга сукмакны нәкъ менә шушы клубта сала…

– Боларның барысы да татар буржуазиясенең сәяси көч буларак җитешүенә ярдәм итә…

– Беренче чиратта татар икътисади яктан ныгый. Шәһәр үзәгендә заманча фабрика-заводлар үсеп чыга. Димәк, капитал барлыкка килә сүз. Бу исә сәясәткә дә, иҗтимагый тормышка да турыдан-туры йогынты ясый ала. Татар халкы хөкүмәтнең милләтләрне түбәнсетүгә корылган карарларына беренчеләрдән булып каршы чыгарга җөрьәт итә. Шулай ук җирле үзидарә органнарында сайлауларда катнаша башлыйлар. Бу исә, өлешчә генә булса да, халыкның мәгариф, дин һәм башка өлкәләрендә пәйда булган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әмма ничек кенә булмасын, татарның аякка басуында беренче чиратта хәйриячелек төп рольне уйный. Чөнки, күргәнегезчә, мәгариф, мәдәният өлкәләре тулаем диярлек меценатлар тарафыннан финанслана. Шуларга өстәп, аерым кешеләргә, мәхәлләләргә ярдәм итүне дә әйтергә кирәк. Шул рәвешле, татарыбызның хәлле кешеләре милләтебезне саклап калу гына түгел, хәтта Европа дәрәҗәсенә диярлек чыгарга да ярдәм иткәннәр.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү