Аз керемле гаиләдәге балаларга пособие билгеләүдә таләпләр үзгәрде

1 апрельдән Россиядә аз керемле гаиләләрдәге балаларга пособие билгеләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова «Татар-информ»га аңлатма биреп, хәзер 3 яшьтән башлап 7 яшькәчә балаларга түләүләр адреслы булачак, диде.

«Пособие чынлыкта да ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә түләнәчәк. Пособие билгеләү өчен шартлар элеккечә кала — әгәр гаиләнең һәр кешегә уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан азрак булса, пособие билгеләнә. Кайбер гаиләләр өчен пособие күләме узган елдагыдан артачак», — диде ул.

Әгәр гаилә яшәү минимумының 50 проценты күләмендә пособие алып та, кереме һаман яшәү минимумыннан азрак булып калса, пособие күләме төбәктә балага яшәү минимумының 75 процентына кадәр арттырыла. Әгәр алай да гаилә кереме түбән була икән, гаилә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә пособие алачак.

Яңа закон буенча гаиләне аз керемле итеп тану өчен аның милкенә бәя биреләчәк. Әгәр гаиләнең берничә фатиры бар икән — һәр кешегә 24 квадрат метрдан артмаска, берничә йорт бар икән — һәр кешегә 40 квадрат метрдан артмаска тиеш. Шулай ук бер гаиләдә бер генә машина булуы шарт. Күп балалы яки инвалид кеше дә булган гаиләләрдә генә ике машина булырга мөмкин.

Шулай ук «ноль керем» төшенчәсе барлыкка килгән. Чөнки пособие алыр өчен әти-әниләр рәсми рәвештә эшләргә яки пенсия, стипендия алырга тиеш. Хәзер исә, әгәр алар эшләми һәм моңа нигезле сәбәп бар икән, гаиләгә барыбер посибие түләнәчәк.


Фикер өстәү