«Рубин» командасы футболчылары Россия чемпионатының 24 нче туры матчында «Сочи» ны җиңде.
Шимбә көнне Казанда узган очрашу хуҗалар файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды. Бердәнбер тупны Хвича Кварацхелия 72 нче минутта кертте. «Рубин» 40 очко җыеп, турнир таблицасында 4 нче урынга күтәрелде. «Сочи»да шулай ук 40 очко, ул бишенче урында бара.
10 апрельдә «Рубин» премьер-лиганың 25 нче турында «Ростов» белән очрашачак.