Агач ауса, зыянын кем түләр?

Хөрмәтле редакция! Четерекле хәлләрдә ярдәм иткән чакларыгыз күп. Югары як күршем дәүләт программасы нигезендә йорт салды. Шуларның хуҗалыгында электән калган бик биек агач үсә. Йорт урыным тар булу сәбәпле, әгәр җил-давыл булса, бу агач капка-коймаларга гына түгел, электр үткәргечләренә, газ торбаларына да төшәчәк. Газ торбаларын быел гына алыштырдылар, ә электр үткәргечләрен үзем сатып алып эшләттем. Берничә ел элек хастаханәдән өйгә кайтып керсәм, коймам юк, күршенең өй дивары гына бар. Аның өй түбәсеннән төшкән кар сетканы җимергән, ул кар астында калган. «Кардан койманы актарып алыйк, күгәреп ята бит», – дигәч, «Яз көне чыгар әле», – диде. Май аенда оста чакыртып, коймаларны яңарттым. Түбәңә кар тоткыч куй дип әйтәм, куймый.

Мин – сугыш ятиме, дәүләттән бер тиен акча да алганым юк. Әгәр берәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, миңа нишләргә? Китерелгән зыянны кем түләр? Миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Фәния Исмәгыйлева. Кукмара районы

Ринат Хәйруллин, Кукмара авыл җирлеге башлыгы урынбасары:

– Моның өчен Фәния апа Исмәгыйлева башкарма комитетка килеп, агачны кисү турында гариза язарга тиеш. Үзе килә алмаса, телефон аша да гариза калдырырга мөмкин. Ләкин бу очракта агач күршесе ишегалдында үскәч, аларның да гаризасы кирәк булачак. Мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәрбез. Әгәр зыян килсә, күршеләр түләргә тиеш.


Фикер өстәү