Риман Гыйлемханов: «Үзенең исеме юктыр, шуңа күрә көнләшеп язадыр», – диючеләр дә табылыр

Яшь бер журналист кыз миннән интервью алырга килгән иде. Бераз сөйләшеп утыргач: «Риман абый, сезнең берәр исем бармы?» – дип сорап куйды.

– Бар, – мәйтәм.

– Нинди?

– Риман.

Кыз аптырап калды, аннан соң көлеп җибәрде. «Андый исемне әйтмим», – дигән була.

Аңлыйм инде, сеңлем, аңлыйм. Әңгәмәдәшнең абруен тагын да күтәреп җибәрү өчен, аның Хөкүмәт биргән бүләкләрен, дәрәҗәле исемнәрен дә санап китү – табигый нәрсә. Тик менә мин әти-әни кушкан исем белән яшәүне кулай күрәм. Кеше сине шул исемең белән белсә, яхшы дип уйлыйм. Дөрес, Хөкүмәт «кушкан» дәрәҗәле исем күңелне бераз җылыткалап ала инде ул.

Ләкин бу күпмедер дәрәҗәдә үз-үзеңне алдау түгел микән дип тә шикләнәм. Чөнки, әгәр син, мәсәлән, «атказанган» исеме алгансың икән, моның белән күкрәк сугып түгел, ә исемеңне аклап яшәргә тиеш. Юкса: «Шул да атказанган исемен күтәреп йөргән була…» – дип төртеп күрсәтергә мөмкиннәр. Алай гына да түгел, дәрәҗәле исем бирелү турында хәбәр чыккач та синең аңа лаек булуыңнан шикләнүчеләр табыла әле ул. Мин, беренче чиратта, һәрвакыт халык алдында булган сәнгать әһелләрен күз алдында тотам. Алар иң беренче чиратта халык алдында «ат казанырга» тиештер дип уйлыйм. Чын талант булып кеше күңеленә кереп утырган шәхесләрнең титулларын санап торасы юк, исемен әйтү дә җитә. Андыйларны тамашачы алкышлап каршы ала, алкышлап озата. Мәсәлән, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова концертларында аларның мулла кушкан исемен әйтү җитә иде. Хәтта, исемен әйтеп бетерергә дә бирмичә, халык кул чаба башлый иде.

Дөрес, Илһам абый белән булган бер кызыклы хәл кеше телендә йөри үзе. Кайсыдыр бер авылда концерт тәмамлангач, колхоз рәисе артистларны чәйгә чакырган. Тост әйтер алдыннан: «Бик матур җырлыйсың, Илһам энем, ну төп һөнәрең нинди соң синең?» – дип сораган, имеш.

–  «Җырчы», – ди икән Илһам абый.

– Җырлаганыңны беләм, кайда, кем булып эшлисең соң син? – дип теңкәсенә тигән ди теге рәис.

Бу вакыйга турында елмаеп-көлеп сөйлиләр. Кайчак бүгенге эстрадабызның кайбер «йолдызларына»да, елмаеп-көлеп дигәндәй, шушы сорауны бирәсе килеп китә. Чөнки дәрәҗәле исем кушу кайчак чират буенча да бирелә кебек. Үз-үзләрен алдап яшәүчеләр әнә шулар инде ул. Бүләкләү кәгазендә язганча, алар үзләренең сәнгатьнең фәлән төрен үстерүгә зур өлеш керткәннәренә дә, халык алдында абруйлары югары булуга һәм, исем алгач, әлеге абруйның тагын да күтәреләчәгенә дә ышаналар. Ә андыйлар турында халык арасында «шул да булдымы җырчы» дигән сүзләр тарала. Хәтта аның: «Тукта, кем соң әле ул?» – диючеләр дә табыла. Бәлки, мондый сүзләрне теге колхоз рәисе дәрәҗәсендә фикер йөртүчеләр әйтәдер, ә, бәлки, бу – татар эстрадасы вәкилләре белән шактый ук дәрәҗәдә таныш булганнарның сүзедер. Язганнарым гайбәт дип кабул ителмәсен. Бит кемгәдер исем бирү – ул сәнгатьнең теге яки бу төренә бәя бирү дә әле. Ягъни мәсәлән, җыр сәнгате бүген ни дәрәҗәдә югары күтәрелгән, яки ни дәрәҗәдә түбән төшкән.

Әле шуны да уйлап куйдым: бүгенге эстрада, нигездә, шоу-бизнеска әйләнде. Ә шоу-бизнес вәкилләрен иң беренче чиратта нәрсә кызыксындыра? Дөрес уйлыйсыз, акча. Сәнгатьнең төп максаты булган – кешедә югары зәвык тәрбияләү икенче урынга күчә. Бәлки, «Татарстанның атказанган шоу-бизнес хезмәткәре» сымак берәр яңа исемне гамәлгә куяргадыр.

Минем хакта, бәлки: «Үзенең исеме юктыр, шуңа күрә көнләшеп язадыр», – диючеләр дә табылыр. Бар минем Хөкүмәт кушкан исемем. Ул миңа бер генә тапкыр, пенсиягә чыкканда «Хезмәт ветераны» дигән исем алу өчен генә кирәк булды. Хөрмәтле Хөкүмәтебез  фатирга түләү, юл чыгымнары өчен хет бераз акча бирсен өчен генә диюем. Ә болай әти-әни кушкан исем белән рәхәтләнеп яшим, таныйлар, беләләр бит әле.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү