Танылган балалар студиясе җитәкчесенең гаиләсендә кайгы

«Непоседы» студиясен оештыручы, аның сәнгать җитәкчесе Елены Пинджоянның улы 3 каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Фаҗига Мәскәүнең  Солнечногорск районында булган.  Егет шунда ук һәлак була.

Life.com мәгълүматлары буенча Кирилл тәрәзә төбендә селфи ясамакчы була. Яшүсмер өйдә әбисе белән булган, фаҗига вакытында ул душта була һәм оныгының нәрсә белән шөгыльләнүен белми.

Кирилл Пинджоян — «Непоседа» концертларын алып баручы булган. Шулай ук егет телевизордагы башка балалар тапшыруларында катнаша һәм кинода төшә торган була.


Фикер өстәү