Гинеколог Фәридә Миңнуллина: «Эчке органнар төшүгә түзеп яшәргә кирәкми!»

Бу хакта кычкырып сөйләргә гадәтләнмәгән без. Аның белән күзгә-күз очрашкан хатын-кыз да еш кына авыртуга түзеп яшәүне өстенрәк күрә… Сүзебез – хатын-кызның эчке органнары төшү турында. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Эчке органнар төшүгә бармак аша карау нәрсәсе белән куркыныч? Республика клиник хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Фәридә Миңнуллина белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Фәридә Фоатовна, хатын-кызның эчке органнары төшү дигән сүзне ишетүгә үк тәннәр чымырдап куя. Шуңа да карамастан,  ул никтер һаман кычкырып сөйләнми торган чирләр рәтендә кала бирә…

– Бүген һәр өч хатын-кызның берсе эчке органнары төшүдән интегә. Безнең тарафтан бу юнәлештә бик зур эшчәнлек алып барылса да, хатын-кызларның күбесе мондый проблемасы барлыгын яшерергә тырыша. Түзә алган кадәр түзеп яшиләр алар. Күпләр инде чыдар хәле калмагач кына табибка мөрәҗәгать итә. Ул кече һәм олы йомышларын тиешенчә башкармый, җенси тормыш белән яши алмый, бассейн кебек җәмәгать урыннарына да тыныч күңел белән йөри алмый башлыйлар. Моңа түзеп яшәргә кирәкми! Хатын-кызның эчке органнары төшү – бүген уңышлы хәл итеп була торган мәсьәлә.

– Хатын-кызның эчке органнары төшү дигәндә нәрсә күздә тотыла? Аны нинди билгеләр буенча танырга була?

– Хатын-кызның эчке органнары төшү дигәндә сидек куыгы, аналык һәм туры эчәкнең төшүе күздә тотыла. Мондый проблема белән күзгә-күз очрашкан хатын-кыз иң элек төнлә кече йомыш белән бәдрәф юлын таптый башлый. Андый чакта кичекмәстән урологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул берни дә тапмаса, гинекологка күренергә кирәк. Хатын-кызның эчке органнары төшүгә хас тагын бер билге бар. Ул да булса, көн азагына таба ике аяк арасына ниндидер шарчык төшеп утырган кебек тоелу. Теге яки бу эчке органы төшкән хатын-кыз, төчкерсә дә, бәвелен тота алмый башлый.

– Эчке органнар ни сәбәпле төшә?

– Иң беренче чиратта моңа авыр әйбер күтәрү, эчке органнарга көч китерү сәбәпче була. Шуңа күрә авыр физик эш башкарганда да, шул ук спортзалда шөгыльләнгәндә дә чаманы белергә кирәк. Вакытында кече йомышны башкармыйча, кысталып йөрү дә куркыныч. Эше көне буе аяк өсте  тору белән бәйле булган кешеләргә дә яный ул. Зур йомышны да вакытында башкару мөһим. Ник дигәндә, эч кату эчке органнар төшүгә генә түгел, тора-бара яман шешкә дә әверелергә мөмкин. Зур авырлыктагы бала тапкан хатын-кызлар арасында да эчке органнар төшү еш күзәтелә. Соңгы елларда бу бигрәк тә еш очрый торган күренешкә әйләнеп бара. Зур булып туган баланы тәпи киткәнче күтәреп тә йөрергә кирәк бит әле.

– Хатын-кызның эчке органнары төшү ничә яшьлекләр арасында күбрәк очрый?

Әлеге проблема белән күзгә-күз очрашкан иң яшь пациентыма – 19, иң өлкәненә – 89 яшь. Яшьрәк чакта хатын-кызның тән тукымасы сыгылмалы, тыгыз була. Эстраген гормоны да яхшы эшли. Шуның хисабына бу чорда хатын-кыз эчке органнар төшүнең нәрсә икәнен дә белмәскә мөмкин. Яшь барган саен исә хатын-кызның тукымалары, мускуллары зәгыйфьләнә, гормоннар эшчәнлеге дә үзгәрә. Шушы үзгәрешләргә даими рәвештә авыр әйбер күтәрү дә өстәлсә, эчке органнарның төшәчәген көт тә тор.

– Эчке органы төшкән хатын-кыз йөккә уза аламы?

– Беренче, икенче баласын тапканнан соң эчке органнары төшкән гүзәл затлар арасында кабаттан йөккә узучылар бар. Хәтта эчке органнар төшүнең икенче стадиясе күзәтелгәндә дә авырга калучылар очрый. Әгәр хатын-кыз якын арада йөккә узарга планлаштырмаса, эчке органнарны күтәрү операциясен хәзер үк ясатып кую хәерле. Аналыкка бернинди зыян килмәячәк. Хатын-кыз якын арада әни булырга хыялланган очракта, операцияне кичектереп торырга кирәк. Иң элек табигый юл белән йөккә узарга тырышырга кирәк. Моның өчен хатын-кызның организмы тыныч булырга, аны бернинди авырту, уңайсызлыклар да борчымаска тиеш. Әмма эчке органнар төшүнең соңгы стадиясе күзәтелгәндә, хатын-кыз йөккә уза алмый. Андый чакта, теләсәң дә, теләмәсәң дә, иң элек операция ясатырга туры киләчәк.

– Республика клиник хастаханәсендә ул операция ничек ясала?

–  Хатын-кызның эчке органнарын күтәрү операциясе бездә бөтен заманча мөмкинлекләрне кулланып, тулысынча бушлай ясала. Аны челтәрле имплантлар ярдәмендә дә, авыруның үз тукымалары хисабына да  ясыйбыз. Бер операция вакытында берьюлы дүрт төрле хезмәт, ягъни тулы бер комплекс башкарыла. Шәхси клиникаларда аларның һәркайсы өчен аерым-аерым дөнья кадәр акча түгәргә туры килер иде. Ә бездә, әйткәнемчә, бу операция тулысынча бушлай ясала. Гүзәл затларыбыз мондый мөмкинлек барлыгы турында белеп торсыннар, чирен азындырмыйча, табибка вакытында күренсеннәр иде. Безгә төрле яшьтәге хатын-кызлар мөрәҗәгать итә ала. Кан тамырлары белән бәйле проблемалары булган, инфаркт, инсульт кичергән авыруларны да кабул итәбез. Бездәге матди-техник мөмкинлекләр бу операцияне сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкарырга мөмкинлек бирә.

– Анда ничек эләгергә икәнлеген дә аңлатып китсәгез иде.

Моның өчен хатын-кыз иң элек үзе яшәгән җирле хастханәгә барып, үз гинекологына күренергә тиеш. Әгәр табиб хатын-кызга, дөрестән дә, операция ясарга кирәк дип тапса, алар безнең хастаханәгә шалтыратып хәбәр итәләр. Алга таба безнең хастаханәдә беренчел тикшеренү узасы булачак. Аннары бу хатын-кызны операциягә чиратка куябыз. Чират зур түгел. Хәзерге вакытта апрельгә язылу бара.

Эчке органнар төшүдән саклану өчен Фәридә Фоатовнадан КИҢӘШЛӘР

  1. Һәр хатын-кыз үзенә никадәр авырлык күтәрергә яраганын чамаларга тиеш. Артык авыр әйбер күтәрүдән сакланыгыз!

  2. Физик эш, физик күнегүләр башкарганда дөрес итеп сулыш алу да мөһим.

  3. Кече һәм олы йомышны вакытында башкарырга кирәк. Озак түзеп, кысталып йөрергә ярамый. Эч катудан да сакланыгыз!

  4. Беренче билге, уңайсызлыкларны сизүгә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Проблеманы башлангыч чорда хәл итү күпкә җиңелрәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү