Россиядә яңа юл билгеләре гамәлгә кертелергә мөмкин

Алар томан төшкәндә яки бозлавык вакытында юлларда тизлекне контрольдә тоту өчен куелачак.

Россия юлларында электрон юл билгеләре пәйда булырга мөмкин.  Алар томан төшкәндә яки бозлавык вакытында тизлекне чикләү таләпләрен санга сукмаучы машина йөртүчеләргә штраф салу мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта, Autonews порталы мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

Яңа технология юл шартлары начар булганда: әйткәнебезчә, томан төшкәндә яки бозлавыкта машина тизлеген контрольдә тоту өчен куелачак. Хәзерге вакытта бу хакта кара болыт сурәтләнгән табличкалар кисәтә. Әмма әлеге таләпләрне үтәмәүгә җәза чарасы күрелми.

Яңа комплекс тизлекне чикләү турында мәгълүматлардан, шулай ук видеога төшерү комплексын берләштергән үзгәреп торучан юл билгеләреннән гыйбарәт. Таблода, һава торышының нинди булуына карап, тизлекне чикләү буенча тиешле билгеләр килеп чыгачак. Таблолы аркага якынайганда, беренче камера автомобильне “тотып” алачак: комплекс аның тизлеген үлчәп, фотосурәтен “ясап” куячак. Фотосурәткә шулай ук тиешле кисәтү билгеләре дә эләгәчәк.

Машина йөртүче комплекс аша тиешледән югарырак тизлектә узса, аны икенче камера “тотачак”. Бу камера инде аркадан соң 30-50 метр узуга урнаштырылачак. Ягъни арканы күргәч кенә тизлекне кисәк киметү  автомобильчеләргә бернинди файда китермәяәчәк: алар  барыбер штрафка “эләгәчәк”, дигән сүз.

 


Фикер өстәү