Казанда совет разведкасы каһарманы Исхак Әхмәровка багышланган күргәзмә ачыла

7 апрель, 15.00 сәгатьтә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Исхак Әхмәров — совет разведкасы каһарманы» дигән күргәзмә ачыла һәм язучы Рафис Корбанның «Әхмәров» китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе уза.

Әлеге китап Татарстан китап нәшриятында 1200 экземплярда басылып чыкты. Биредә якташыбыз, атаклы совет разведчигы Исхак Габдулла улы Әхмәров (1901 – 1976) турында бәян ителә. Аның исеме киң җәмәгатчелеккә чагыштырмача күптән түгел – 1990 елларда гына билгеле булды. Әхмәров Бөек Ватан сугышы елларында Америка Кушма Штатлары һәм Япония арасында низаг китереп чыгаруга сәбәпче булган “Снег” операциясенең идея авторларыннан берсе була. “Әхмәров” роман-хроника аның турында тулаем мәгълүматны ача, Бөек Ватан сугышы елларында ватаныбыз өчен гаять әһәмиятле тарихи роль уйнавын бәян итә. Китапта шулай ук атаклы разведчик биографиясендә аз билгеле булган фактларга ачыклык кертелә, гаилә шәҗәрәсе бирелә. Бу каһарман разведчик турында китап татар телендә беренче мәртәбә нәшер ителә.

Кичә 7 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә уза. Башлана: 15.00. Адресы: Казан, Н.Ершов урамы, 57А.


Казанда совет разведкасы каһарманы Исхак Әхмәровка багышланган күргәзмә ачыла” язмасына фикерләр

Фикер өстәү