Дәүләтчелек, имля һәм диссимиляция: казакъларның латин имлясына күчүен нигә ошатмыйлар?

Казакъстанда латин графикасы нигезендәге яңа алфавитка күчүнең вакытын билгеләгәннәр. Күчеш берничә этаптан торачак һәм 2031 елда төгәлләнәчәк икән. «Яңа имляның казакъ теле үсешенә яңа импульс өстәячәгенә, аны заман таләпләренә якынайтачагына ышанабыз». Латин графикасына күчү әзерлегенә багышланган Милли комиссия утырышында илнең Премьер-министры Әскәр Мамин шулай дип белдергән.

Казакълар – татарның төрки кардәше. Язмышлар да күпмедер охшаш. Алар да –  безнең кебек үк, тарихта үз дәүләтчелеге булган, соңыннан Россия алып барган яулап алулар сәясәте аркасында аны югалткан халык. Тик бездән аермалы буларак, аларга бәхет ике тапкыр якты итеп елмайды. Беренчесе 1936 елда – казакълар, автономия кысасыннан чыгып, союздаш республика статусына ия булгач күзәтелсә, икенчесе, тагын да көләчрәк елмаю – 1991 елга, бәйсез дәүләтчелеккә ирешкән чорга карый.  Кайберәүләр тарафыннан геосәяси фаҗига дип бәяләнгән  икенче дата, ни генә әйтсәләр дә, 15 союздаш республиканың барысының, шул исәптән беркайчан да дәүләт тотмаган халыкларның да, башына бәхет ишелгән – алар бәйсез мәмләкәткә әверелгән вакыт.

Казакъ бәхете, татарның гаҗизлеге кебек үк, барыннан да бигрәк география белән аңлатыла кебек: кемдер империянең чигендә яши, ә кемдер беренчеләрдән булып басып алыну сәбәпле, эчтә – анклавта калган. Белүебезчә, автономия кысасыннан чыгарга күп тапкыр талпынган, икътисади куәте буенча кайбер союздаш республикалардан өстен торган Татарстанга аны рөхсәт итмәделәр. Төп сылтау – сез уртада, РСФСР эчендә, ярамый. Инде булды, яңартылган Союзга яңа кимәлдә керәбез, дип өметләнгәндә дә (1991 елның августындагы Яңа Огарево сөйләшүләре) ике көннән каһәр төшкән путч, ГКЧП башланды. Безгә тагын мач килмәде. Казакълар исә берничә айдан суверен ил булып куйды.

Кардәш халыкның тел, милләтнең киләчәге дигәндә бүген бер кайгысы да юк. Инде менә үзләре теләгән, казакъ теленә, аның фонетикасына кириллицага караганда күпкә ятыш һәм кулай имляга – латин графикасына күчеп яталар. Казакъ телендәге 28 яңгырашны 31 латин хәрефе тулысынча тәэмин итәчәк, ди алар. Галимнәребез ул графиканың безгә – татарга да бик килешәсен исбатлаган иде югыйсә. Ахырын беләбез. Россиядәге милли төбәкләрне керпе тиресеннән тегелгән бияләйләр белән тотып торганда, без, әлбәттә, үзебезгә тиеш имля хакында хыяллана гына алабыз. Тик шулай да күңелне киң тоту зарур, дөнья гел бер төрле генә бармый. Без дә бер көнне казакъ кардәшләр тәҗрибәсенә таянып, шул имляда яза башламабызмы – кояш болыт артында булса да, ул юк дигән сүз түгел бит әле.

Татарстан – ярар, Россия субъекты. Казакъстан – бәйсез дәүләт. Шулай булып та казакъларның латин имлясына күчүе Мәскәүгә бер дә ошамый. Ул хәл әлеге төрки халыкның рус дөньясыннан, Россия йогынтысыннан читләшүенә чираттагы адым буларак кабул ителә. Гомумән, Россия рәсми даирәләренең Казакъстанга мөнәсәбәте дигәндә, элекке мәдәният министры Мединскийның, Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Никоновның әйткәннәрен, аларның төньяк казакъ җирләрен «Россия бүләге» дип бәяләвен искә төшерергә мөмкин. Янәсе, хәзерге Казакъстан территориясенең яртысына якыны Россиягә калырга тиеш булган. Кемнәргәдер, үзләштерә, тәртипкә китерә аламы-алмыймы, һаман җир җитми. Һаман да империячел һәм карагруһ кәефләр. Әмма Казакъстан Россия төбәге түгел, имля мәсьәләсендә дә, башкада да күршедән рөхсәт сораучы булмаячак. СССР таркалгач туган,  Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) дип аталган берләшмә аша да тәэсир итәр рычаглар юк. Элекке республикаларның күбесендә имлядан гына түгел, Россиягә булган икътисади бәйлелектән, рус теленнән дә читләшү бара. Әлбәттә, тупаслык белән түгел, этаплап, җайга салынган план нигезендә.

Бу аңлашыла да. Шул ук Казакъстанда ике дәүләт теле булган очракта русларның җирле телне өйрәнүе бик икеле. Элеккедән килгән холык-фигыль аларга шулай куша – метрополия халкы беркайчан да колониаль кавемнәр телен өйрәнмәгән бит. 19 миллионлы Казакъстан халкының 3,5 миллионы – руслар. Алар арасында казакъ телен һәм милләтен икенче сорт итеп күргәннәр дә юк түгелдер – чир китә, гадәт китми, диләр бит. Әмма ки чәчрәп чыга, каршылык күрсәтә алмыйлар. Империянең киңәйгән вакытлары күптән узды инде. Хәзер кире процесс бара. Дәүләт теле булган казакъ телен барыбер беләсе, ул гынамы, киләчәктә латин графикасы нигезендә шул телдә укырга, язарга да өйрәнәсе булачак. Бүген БДБга кергән һәм кермәгән илләрдәге аерым сәясәтчеләр, сәяси хәрәкәтләр шәһәр, урам, парк исемнәрен миллигә алыштыруны ныклап таләп итә. Хәтта союздаш саналган Белоруссиядә дә.

Шунысын да билгелик: дәүләт теле булып казакъ теле гамәлгә куелган Казакъстанда рус телен гел дә кимсетмәделәр. Аның статусы – рәсми тел. Ягъни үзара аралашу теле. Эш кәгазьләре, документациянең хәтсез өлеше ул лөгатьтә дә тутырыла. Әлегә. Тик илнең мәгариф министры, икенче бер Әсхәт – Әсхәт Аймәгамбетов дигән кеше турыдан-туры: «Рус теленнән баш тартып, казакъ теленә күчү – якын киләчәкнең төп бурычы, 2023 елда мәктәпләрдә барлык фәннәр дә казакъ телендә генә укытыла башларга тиеш», – дигән.

Мондый белдерүдән соң кемдер бәлки, Казакъстанда казакъ шовинизмына охшаш чир тарала башлаганмы әллә, дияр. Юк, әлбәттә. Бу – бумеранг. Совет чорында ул тарафларда да без яхшы белгән, җилкәбездә татыган ассимиляция көчле темплар белән барды. Әле дә, язуларынча, русча аралашкан, телен, мәдәниятен яртылаш яисә бөтенләй югалткан казакълар күп. Ил җитәкчелегенең андыйларны киредән үз-үзе итәсе, милләткә кайтарасы килә. Һәм бу – кирәкле дә, саваплы да гамәл. Биредә моңарчы кулланылмаган, ассимиляциянең киресе булган, үз асылыңа кайтуны аңлаткан төшенчәне – «диссимиляция» сүзен язасы килә. Һәм аны – ул процессны казакълар бер яисә ике буын гомере эчендә тормышка да ашырачак. Гомумән, бәйлелектән, басымнан котылган (аерылып чыгу мәҗбүри дә түгелдер) теләсә кайсы милләт үтәргә тиешле сәясәт ул – диссимиляция. Язмыш елмайса, татар да ул юлга кайчан да булса керер әле.

Наил Шәрифуллин

Фото: Shamil Zhumatov / Reuters

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү