Казанда мәктәпләр җитми

Казанның 125 мәктәбендә (урта белем бирү учреждениеләренең 63 проценты чамасы) балалар саны тиешледән күбрәк. Бу хакта Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдергән. Аның әйтүенчә, икенче смена оештырмыйча гына балаларга белем бирү өчен тагын 31 мең 111 урын булдырырга кирәк.

2005 елдан Казанда укучылар саны 110 меңнән 140 меңгә җиткән. Башкарма комитет исәпләп чыгарганча, киләсе уку елында 151 меңнән артыграк бала мәктәпкә барачак. Ирек Ризванов сүзләренә караганда,  мәктәпләрнең чиктән тыш тулылыгы урта белем бирү оешмасын тәмамлап чыгучыларның беренче сыйныфка килүчеләргә караганда кимрәк булуына бәйле. Хәзерге вакытта «Новые Горки», «Арт Сити», «Изумрудный город», «МЧС», «Кояшлы шәһәр» торак комплексларында һ.б. мәктәпләр җитмәү күзәтелә.


Фикер өстәү