Гомрәгә юллама откан Ислам Фәлахов: «Изге җирләр үзенә тарта. Тагын барасы килә»

Чаллыда мөселман яшьләре арасында иң көчле көрәшче ачыкланды. Бәйгенең төп бүләге – Гомрә хаҗына юлламаны Алабуга егете Ислам Фәлахов отты. Татарстан Диния Нәзарәте кубогы исә хуҗалар командасына насыйп булды.

Милли көрәш һәм кул көрәше турниры инде 12 нче мәртәбә оештырыла. Көч сынашыр алдыннан егетләр намаз тәртипләрен белү буенча тест уза. Карачай-Черкес, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Оренбург өлкәсе, Төрекмәнстан, Татарстанның 19 районыннан җыелган көрәшчеләр бил алышкан бәйгене мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та тамаша кылды.
Көрәш ярышында үз үлчәү авырлыкларында Раббани Нургалиев, Ислам Фәлахов, Илзар Закиров, Айрат Сәмигуллин, Айвар Билалов, Валерий Рәфыйков җиңүче булып танылды. Командалар арасында беренче урынны Чаллы егетләре алды. Әлмәт – икенче, Арча өченче булды. Ахырда исә жирәбә ярдәмендә бәйгенең төп бүләге – Гомрә хаҗына юллама иясен ачыкладылар. Бәхет Алабуга егете, 22 яшьлек Ислам Фәлаховка елмайды. Исламны бу уңышы белән без дә котладык.
– Бу турнирда җиңеп, Гомрәгә юллама оту турында бер айлап хыялланып йөрдем, күңел сизгәндер, күрәсең. Миңа язган булгандыр. Турнирга барганда да шуңа өметләнеп бардым, – ди батыр. – Изге сәфәргә чыгарга әзер мин. Әни белән хаҗга барган идек. Изге җирләр үзенә тарта. Тагын барасы килә.

Танылган көрәшче хәзер Рамазан аена әзерләнә. Спортчы өчен ураза тотуның авырлыгы юк ди.
– Иң мөһиме: ураза аена чиста күңел белән керергә кирәк. Укыган, эшләгән, күнегүләргә йөргән вакытта тоткан булды. Эш белән уза да китә вакыт. Дин кардәшләребезгә сабырлык телим. Баштарак бераз авыррак булса, бер-ике көннән ияләшәсең, – ди ул. – Иман спортта гына түгел, тормышта та булыша. Күңелгә тынычлык килә. Үзеңне кулда тотуы җиңелрәк. Ниндидер уңышларым бар икән, барысына да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ирештем.

фото: dumrt.ru


Фикер өстәү