Сезонлы мәхәббәт. «Рубин»да бар игътибар – грузин футболчысында

«Рубин» үз кырында «Сочи»ны отып, турнир таблицасында 6 нчы урынга күтәрелде. Казан командасының бердәнбер тубын Хвича Кварацхелия кертте. «Рубин»ны хәзер 20 яшьлек грузин футболчысыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бер яктан караганда, башкала командасына игътибар артты. Ә ул китеп барса?

Премьер-лигада өскәрәк күтәрелү өчен тырышучы ике команда арасындагы очрашуның беренче таймында истә калырлык вакыйга булмады. Икенчесендә исә «Рубин»ның баш тренеры уен кырына Кварацхелия белән Олег Шатовны чыгарды. Матчның язмышын нәкъ менә алар хәл итте. Икенчесе пас бирде, беренчесе туп кертте. Грузин уенчысының беренче таймда уйнамавын исә баш тренер болай дип аңлатты: җыелма командадан арып кайткан, 90 минут уйнарга әзерләнеп өлгерә алмаган. Бүгенге «Рубин»ның уены Кварацхелиягә бәйле булып чыга түгелме? Очрашу тәмамлангач, баш тренер Леонид Слуцкийга әнә шундый сорау бирделәр. «Юк, әлбәттә. Бездә Деспотович – 11, Макаров 6 туп кертте. Саннар һөҗүмдә уйнаучы футболчылар арасында чагыштырмача тигез бүленгән. Әлбәттә, безнең өчен аларның һәрберсе мөһим. Деспотович уйнамаганда, аңа бәйлелек турында әйтәбез, Кварацхелия юк икән – аның турында. Әмма алыштыргысыз бер уенчы юк», – диде ул.

Хәер, Слуцкийдан башка җавап көтү дөрес тә булмас иде. Артыгын мактау 20 яшьлек егетнең башын әйләндерергә мөмкин. Болай да бар игътибар аңа юнәлгән. Хәтта тәнәфес вакытында да телдән төшмәде Хвича. Грузия җыелма командасы өчен уйнаганда ул Испания һәм Греция капкасына туп кертте. Тик голларның матурлыгы турында сөйләшмәде тамашачы. Бу егетнең «Рубин»нан кайчан һәм нинди бәягә китәчәген фаразларга тырышты.

Казан командасында соңгы елларда бу кадәр телгә алынган уенчы булмады. Бер караганда, әлбәттә, яхшы күренеш. Шимбә көнне Үзәк стадионга 6,5 мең тамашачы җыелган икән, моның фәлән кадәр өлеше грузин футболчысының уенын күрергә килгәне аңлашыла инде. Ә ул чыннан да китеп барса, килерләрме? Дөрес, Казан клубының генераль директоры Рөстәм Сайманов егетне әлегә Европага җибәрергә теләмәгәннәрен, аны ничек тә калдырырга тырышачакларын әйтә. Әмма барысын да акча хәл итәчәк. Зур сумма тәкъдим итәләр икән, финанс хәле мактанырлык булмаган «Рубин» каршы килә алмаячак.

Европа димәктән, «Рубин» турнир таблицасында 6 нчы урынга күтәрелде. Ә анда гаҗәп хәлләр булып ята. 3–7 урыннарда урнашкан командалар арасында нибары 3 очко аерма бар. Чемпионат ахырында ни буласын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Россия футболында мондый хәлнең күптән булганы юк иде.

 

Команда М О
1 Зенит 23 48
2 Спартак 24 47
3 Локомотив 24 43
4 ПФК ЦСКА 24 43
5 Динамо 24 42
6 Рубин 24 40
7 Сочи 24 40
8 Ростов 24 37
9 Химки 23 35
10 Краснодар 24 34
11 Ахмат 24 32
12 Урал 24 29
13 Ротор 24 18
14 Арсенал 24 17
15 Уфа 24 14
16 Тамбов 24 13

 

фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү