Путин халыкның керемен арттыруны таләп иткән

Россия Президенты Владимир Путин халыкның кереме үсүгә ирешүне һәм артта калучылар исемлегендәге төбәкләргә акчаны күбрәк бирүне таләп иткән. Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә йомгаклары буенча поручениеләр исемлегендә шундый пункт бар.

Документта әйтелгәнчә, Хөкүмәт артта калган төбәкләрнең социаль-икътисади үсеш программаларын тормышка ашыруны тәэмин итәргә тиеш.

Моңа кадәр Россия халкы керемнәренең дүрттән бер өлешкә кимүе мәгълүм булган.

Ил халкы шулай ук маяга акча туплау мөмкинлеге буенча антирейтингта беренче урынга чыккан. Сораштыруда катнашучыларның нибары 55 проценты гына  саклык акчага ия булуын әйткән. Моннан тыш Россия халкы инфляциягә карата максималь дәрәҗәдә скептикларча карашын җиткергән. Гыйнвар аенда аны респондентларның 75 проценты көткән.

Узган елда Владимир Путин урта сыйныфка кертеп булырдай кешеләр өлешенең 70 проценттан артуын билгеләп үткән булган. Бу хакта ул Бөтендөнья банкы методологиясенә (хезмәткә түләүнең минималь күләменә нигезләнә) таянып белдергән. Россиядә, МРОТ күләменнән чыгып, урта сыйныфка керү өчен аена 19 мең сум акча алып эшләргә кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү