Намус чисталыгы: республикада чистарту икеайлыгы башланды

Татарстанда 1 апрельдән чистарту икеайлыгы башланды. Шулай ук «ЭКОяз-2021» бәйгесенә дә старт бирелде. Республикакүләм өмәне 24 апрельдә үткәрәчәкләр. Аңа кадәр һәркем үзе яшәгән һәм эшләгән урынын чүптән арындырырга тиеш. Май ахырында исә иң актив «санитар»ларны бүләкләячәкләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та «Инстаграм»дагы шәхси аккаунтында халыкны табигатьне сакларга, өмәләрдә катнашырга өндәде. Шимбә киңәшмәсендә дә җитәкчеләргә, район башлыкларына бу эшне актив оештыру бурычы куелды.
Актаныш районының башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхаев, инде җиң сызганып эшлибез, ди:
– Башта шәһәр үзәген һәм авыл җирләрен кардан арындырдык. Авылларга илтүче юлларны җыештыра башладык. Барлык эшләрне дә волонтерлар белән бергә башкарабыз. Җирләр ачылуга юл буендагы агачларны агартып чыгачакбыз.
Шушы көннәрдә оешма җитәкчеләре белән очрашып, киңәшмә үткәрәчәкләр икән. Һәр оешмага үз тирәсен тәртиптә тоту бурычы куела. Быел Актанышта педагогларның август киңәшмәсе узачак. Аңа кадәр район үзәген гөлбакча итмәкчеләр.
– Җимерелгәнне төзәтәбез, төсе беткәнне бизибез, искергәнне яңартабыз. Матур чәчәкләр, куаклар утыртырга ниятләп торабыз. Чистарту – күңелле эш. Тирә-ягың матур булса, яшәргә дә рәхәт бит, – ди җитәкче.

Авылының төзеклеге, чисталыгы өчен янып йөрүчеләр шактый. Кама Тамагының Чаллы авылында туып үскән, хәзер Казанда яшәүче Лилия Галиәхмәтова, без чистарту эшләрен бәйге өчен түгел, авылыбыз матур булсын дип оештырабыз, ди.
– Әлегә кар эреп бетмәде. Иң элек үз йортыбыз тирәсен җыештырабыз. Безнең бакча артында яр буе. Ел саен шул тирәләрне чистартабыз, чишмәләрне рәткә китерәбез. Шәһәрдә торсак та, күңел авылга тарта шул. Кайчак авыл кешесе безне яратып та бетерми, әмма максатыбыз – табигатьне саклау. Кемдер мактасын, күрсен димибез, – ди Лилия. – Җыештыру эшләре вакытында төзек булмаган җирләр яхшы күренә. Андый чакта авылдашлар ярдәмгә килә. Нәрсәдер ясап куясы булса, бердәм без. Акчасын да бирәләр.

Сер түгел, авылларны да чүп басты хәзер. Бик матур болыннарда чүплекләр еш очрый. Кешеләр дә әллә ни уйлап тормый – чүпне машинасына сала да, авыл читенәрәк илтеп ташлый. Узган ел Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 1 меңнән артык шундый чүплек ачыклаган. Аларга Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Халык контроле» кушымтасы ярдәм итә, халык шуның аша үзе дә рөхсәтсез чүплекләр турында хәбәр җибәрә.
Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков исә, соңгы елларда кешеләрнең табигатькә карашы үзгәрде, ди.
– Без үзебез яшәгән җирне чисталыкта тотарга тиеш. Язын кар эрүгә, кышкы «байлык»лар баш күтәрә. Кар астыннан ни генә чыкмый. Бер дә матур күренеш түгел бу. Юкса һәркем кулына тоткан чүбен әрҗәгә илтеп салса, болай булмас иде, – ди министр. – Соңгы арада чисталык урнаштыруда яшьләрнең роле зур. Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Мәктәп укучылары да үз артларыннан әти-әниләрен ияртә. Шулай булгач, киләчәктә чүплекләр саны кимер, чисталык артыр дип торабыз.
Чүп җыюның ояты юк, чисталык яратучыны яшькә, картка бүлмиләр, ди Казанда яшәүче 78 яшьлек Сания Курмакаева. Ул узган ел пандемия аркасында өмәгә чыкмый калганына бик борчылган.
– Быел, өмә булуы турында хәбәр бирегез әле. Бик катнашасым килә, – диде ул безгә. – Гомерем буе җыештырам. Үзем яшәгән Карбышев урамындагы 65 нче йорт тирәләрен дә тәртиптә тотарга тырышам. Җәй буе чәчәк үстерәм. Ышанасызмы, җирне шулкадәр яратам – шушы яшемә кадәр чүп ташлау түгел, минем аңа төкергәнем дә юк.

«ЭКОяз-2020» бәйгесендә «Иң яхшы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган Алексеевск районының Ямкино авылында гомер итүче Кузьмичевлар гаиләсе бер ел буе матур хисләр белән яшәгән.
– Без үзебезгә карата мондый җылы мөнәсәбәт булыр дип уйламаган идек. Ирем белән әти-әниемнең үлән басып бетергән йортына кайтып кергәндә, башта башка уйлар иде: ничек йорт тирәсен әрекмәннән коткарыйк икән дип кенә уйладык. Шөкер, чистарттык, оныклар ял итсен өчен урамны ялт итеп матурлап куйдык. Бар матурлык – үзебезнекеләр өчен. Кеше күрсен, безне белсеннәр дип эшләмәдек, – ди Евгения Кузьмичева. – Район хакимияте безнең эшебезне күреп, бәйгегә тәкъдим иткәч, күңелебез булды. Җиңгәч, бик сөендек. Зур бүләкләр бирделәр. Быел ирем йорт тирәсен җыештыра башлады инде.
Үзең яшәгән җирне ничек чиста тотарга соң? Мамадыш районының Түбән Яке авылы җирлеге башлыгы Рафаил Низаметдинов, кешенең намусы булса, чисталык була, дигән фикердә.
– Бездә урамда чүп-чар аунап ятмый. Чистарту икеайлыгы башлануга ук, авыл халкына хәбәр итеп чыктык. Һәркем үз капка төбен, йорт тирәсен җыештыра. Хәзер чүпне теләсә кая ташлыйсы да түгел, капчыгыңа утыртып капка төбеңә чыгарып куйсаң, килеп алып китәләр, – ди ул.

САН
2020 елда санитар-экологик икеайлык кысасында 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. 5 млн сумлык штраф салынган.
Узган ел өмәдә 156 мең кеше катнашкан. 500 мең кубометр калдык чыгарылган, 1 млн данә агач-куаклар утыртылган.
Быел республика өмәсендә 1 млн 200 мең кеше катнашыр дип көтелә.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү