Татарстанда алимент түләмәүчеләр арткан  

Ел башыннан суд приставлары алиментын түләмәгән 282 кешегә җинаять эше кузгаткан. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Агымдагы елның шушы өч аенда гына да 170 кешене табып, җавапка тартырга өлгергәннәр инде.

2 апрельдә алимент түләү мәсьәләләре буенча халыкны онлайн кабул итү булды. Яңа төрле форматта узган бу кабул итү көнендә Татарстанда яшәүчеләр үз сорауларын идарә җитәкчесенә турыдан-туры бирә алды. Көнгә 30 кеше кабул иткәннәр. Алар арасында алимент таләп итүчеләр дә, түләүчеләр дә булган. Шушы кабул итү көне нәтиҗәләре буенча, алимент түләмәүгә бәйле 6 административ беркетмә төзелгән, берәүдән әҗәте өчен машинасын алганнар.

Татарстанның баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева сүзләренчә, мондый онлайн кабул итүләрне ай саен уздырырга ниятлиләр. «Халыкны ай саен кабул итәргә кирәк дигән карарга килдек. Ул һәр айның беренче җомгасында даими нигездә үткәреләчәк», – диде ул.

Ел башыннан Татарстан приставлары узган ел белән чагыштырганда 60 процентка күбрәк алимент түләткән. Алиментның гомуми суммасы 116 млн сумны тәшкил иткән. Былтыргы белән чагыштырганда 44 млн сумга күбрәк акча алынган. Елена Варфоломеева әйтүенчә, мондый уңай үзгәрешләргә ирешү өчен суд приставлары шактый тырышкан. «Әҗәте булганнарга карата мәҗбүри чаралар куллану активлашты. Бу – кулга алулар, хезмәт хакын тотып калу, җинаять һәм административ беркетмәләр тутыру, чикләүләр һәм башкасы», – диде ул.

Республикада 20 меңгә якын бурычлы кеше бар икән. Аларның саны артмады, дип ышандырдылар. Административ яисә 10–15 тәүлеккә кулга алу кебек җәза 670 кешегә билгеләнгән. Шуларның яртысы гына алимент түли башлаган дип хәбәр иттеләр. 12 мең әҗәтле кешене илдән чыгудан тыйганнар. Тагын ике меңләп кешегә транспорт чарасын идарә итү рөхсәт ителми.

Акча түләттерергә теләгән кешеләрнең мөрәҗәгатьләре аңлашыла инде. Ә менә әҗәтләре булганнар суд приставларына нинди сорау белән килә икән?

– Андыйлар бурыч исәпләнә торган вакыт, йә булмаса аның суммасы, йә инде суд приставлары билгеләнгән процентлар белән килешмичә мөрәҗәгать итә. Билгеле булганча, суд приставлары алимент буенча әҗәте булган кешенең хезмәт хакыннан 70 процентка кадәр акчаны тотып калырга хокуклы. Әҗәтнең бер өлешен генә түләү җәзадан коткарамы, дип тә сорашалар. Без андыйларга тулаем түләүнең генә җаваплылыктан азат итүен  аңлатабыз, – диде Елена Варфоломеева.

 


Фикер өстәү