• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Черновик

    Фәрит Мөхәммәтшин: « Авылны булдыклы кешеләр яшәтә»

    Юлы билгеле. Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйров килешү имзалады

    Юлы билгеле. Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйров килешү имзалады

    TatTVR кушымтасы: Татарстанның теле һәм радиоканаллары бер урында

    TatTVR кушымтасы: Татарстанның теле һәм радиоканаллары бер урында

    Бәрәңге утыртмадыгызмы әле?

    Бәрәңге утыртмадыгызмы әле?

    30 ел балык тотучы Флера Шәймәрданова: «Миңа матур кием түгел, балык кирәк»

    30 ел балык тотучы Флера Шәймәрданова: «Миңа матур кием түгел, балык кирәк»

    Татьяна Якимова гадәти булмаган чәйнекләр коллекциясен булдырган

    Татьяна Якимова гадәти булмаган чәйнекләр коллекциясен булдырган

    Кәгазьдән… кеше биеклеге мәчет

    Кәгазьдән… кеше биеклеге мәчет

    Урманчы бәхете – яңгыр

    Урманчы бәхете – яңгыр

    Ботокссыз гүзәллек, яисә хатын-кызны чикләү ник кирәк?

    Ботокссыз гүзәллек, яисә хатын-кызны чикләү ник кирәк?

    Авыл хуҗалыгын исәпкә алуның беренче нәтиҗәләре билгеле  

    Авыл хуҗалыгын исәпкә алуның беренче нәтиҗәләре билгеле  

    Ренат Ибраһимов турында иҗатташлары: «120 яшькә кадәр яшәргә хыялланды»

    Ренат Ибраһимов турында иҗатташлары: «120 яшькә кадәр яшәргә хыялланды»

    Ник бездә БДИ биремнәре катлаулы?

    Ник бездә БДИ биремнәре катлаулы?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    331 чакрым кайма: халкыбызның бу батырлыгы хәтерләрдән җуелмасын өчен ниләр эшләргә?

    Илназ Баһ: Тормыш булгач, төрле чаклары була, савыт-саба шалтырамыйча тормый

    331 чакрым кайма: халкыбызның бу батырлыгы хәтерләрдән җуелмасын өчен ниләр эшләргә?

    331 чакрым кайма: халкыбызның бу батырлыгы хәтерләрдән җуелмасын өчен ниләр эшләргә?

    Гүзәл Габидуллина: Безнең гаиләдә ир – баш, хатын – муен, кебек бүленү юк

    Гүзәл Габидуллина: Безнең гаиләдә ир – баш, хатын – муен, кебек бүленү юк

    Ничә сум бурыч булса, чит илгә чыгармыйлар?

    Ничә сум бурыч булса, чит илгә чыгармыйлар?

    Заһидуллинар: «Көтсен безне бәхетле картлык»

    Заһидуллинар: «Көтсен безне бәхетле картлык»

    Даруның кулдан алынганына ышаныч чамалы

    Даруның кулдан алынганына ышаныч чамалы

    Ябыгу марафоннары, глютенсыз диета, нутрициологиягә ислам дине нинди мөнәсәбәттә?

    Ябыгу марафоннары, глютенсыз диета, нутрициологиягә ислам дине нинди мөнәсәбәттә?

    Мөхәммәд пәйгамбәр сәламләүгә ни өчен «10», «20», «30» дип җавап биргән?

    Мөхәммәд пәйгамбәр сәламләүгә ни өчен «10», «20», «30» дип җавап биргән?

    Җырчы Илназ Минвәлиевның хатыны: «Баланы кызганмаска кирәк»

    Җырчы Илназ Минвәлиевның хатыны: «Баланы кызганмаска кирәк»

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Мәдәният

Камал театрының тегүчесе Наилә Ваһапова: «Артист барлык спектакльдә дә катнаша алмый, ә без һәр спектакльдә катнашабыз»

- ieditor
06.04.2021
- Мәдәният
0
Камал театрының тегүчесе Наилә Ваһапова: «Артист барлык спектакльдә дә катнаша алмый, ә без һәр спектакльдә катнашабыз»
0
Карулар
Share on Twitter

«Мин театрга очраклы килеп эләктем. Язмыш дип әйтәләр бит, шулдыр инде ул. Алдан планнар кормадым, булышырга кирәк дигәнгә килдем. Авыр вакыт иде ул, сиксәненче еллар ахыры, эшләр дә эзлекле түгел… Һәм театр миңа ярдәм кулы сузды». «Тантана»да Шамил Закиров исемендәге премиягә лаек булган Наилә Ваһапова белән әңгәмә әнә шулай башланды.

– Театрга очраклы килеп эләкмәгән булсагыз, кем булып эшләр идегез?
– 1985 ел иде ул, әле Камал театрының хәзерге Тинчурин театры бинасында «яшәгән» чаклары. Бер елдан камаллылар яңа бинага күченде һәм мин тегүчеләр цехында эшли башладым. Башта җыештыручы идем, тегүче штаты юк иде әле. Ул чорларга уйларымда бик еш әйләнеп кайтам, цех җитәкчесе Роза апа Байбикованы рәхмәт хисләре белән искә алам. Ул мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Кулың гел эшле булсын, нинди яңа әйбер күрәсең, серенә төшенергә тырыш, дип әйтә иде. Роза апа калфаклар тегәргә дә өйрәтте. Юраганы юш килде, кулымның эшсез торганы юк. Хәер, бәхет шул бит инде ул. Театр булмаса, кем булыр идемме? Белмим, мин үземне театрдан башка күз алдына да китерә алмыйм.

– Тегү – сәнгатьме?
– Тегү – cәнгать. Ләкин аңа бөтен кеше дә игътибар итми. Костюмны теләсә кем тегә ала, диләр. Алай димәс идем. Сәхнә киемнәре – иҗат җимешләре алар. Һәрхәлдә театр директоры Шамил Закиров күңелгә шул фикерне сеңдерде. Аңа үз борчуларың белән керәсең, ә ул тынычландыра торган сүзләрне таба белә иде. Еш кына, алдыңа кара да, эшеңне эшлә, кеше сүзләренә исең китмәсен, дип әйтә иде. Сөяксез тел ни әйтмәс, ә минем күңелем тиз тула…

– «Тантана»да җырчы Салават Фәтхетдинов кулыннан Шамил Закиров исемендәге премияне алганда, сезнең күзләр яшьле иде…
– Шамил абый исемендәге премия булганга да, Салават кулыннан алганга да күңелем тулды, ахры. Әйткәнемчә, Шамил абый бик кешелекле иде, Салаватны да күптәннән беләм. Камал театрындагы беренче концертлары, миңа ярдәм итмәссезме дип цехка кергәне истә. Сәнгать дигәннән. Театрның баш режиссеры Фарит Бикчәнтәев костюмнар буенча рәссам кирәклеген әйтте әле. Ул чакта безнең эш тә җиңел булыр иде. Дөрес, театрның рәссамнары бар, ләкин алар костюм буенча түгел. Безнең юнәлештәге рәссам ул инде бөтен җөйне күрсәтеп ясый, гомуми рәсем генә бирми. Менә гомуми күренеш булганда тегү читенрәк.

– Шәхесләр белән эшләү авырмы?
– Һәр артистның – үз холкы. Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина… Ул чор кешеләре гаҗәеп энергетикалы, кешелекле, олыны олы, кечене кече итә белүчеләр. Марсель Сәлимҗанов, мәсәлән, карап торышка кырыс, дорфа күренергә мөмкин. Сөйләшә башласаң, аннан да игътибарлырак, ярдәмчелрәк кеше юк. Ул артистларга гына түгел, театрның һәр хезмәткәренә игътибарлы иде. Аларның буыны, гомумән, икенче төрле иде шул.

– Иң катлаулы костюмлы спектакль кайсы иде?
– Мин театрда «Зәңгәр шәл» спектакленә костюмнар теккән вакытта эшли башладым. Үзем эшләгән дәвердә ул инде өч мәртәбә үзгәртеп тегелде. Заман белән бергә костюмнар да үзгәрә. Тема да алмашына, тукымалар да. Ә иң катлаулы костюм – «Турандык» спектакленеке. Анда үзгә дәвер, үзгә караш, бөтенләй башка чишелешләр. Иң кызыгы беләсезме нәрсә: артист, нинди генә оста булмасын, барлык спектакльдә дә катнаша алмый. Ә безнең хезмәт барлык спектакльгә дә кергән.

– Тегәргә сәләтең бар икән, аны ничек үстерергә?
– Катлаулы сорау бу. Чөнки теләсә нинди сәләтне мәктәп яшеннән үстерергә кирәк. Без, совет мәктәбен тәмамлаган балалар, азмы-күпме тормышка кирәкле һөнәрләрне мәктәп эскәмиясендә үзләштердек. Хәзер мәктәптә укучы да, укытучы да БДИ турында гына уйлый кебек. Без исә хезмәт дәресендә өлге әзерләргә, кисәргә, тегәргә өйрәндек, егетләр үзләренә кирәкле һөнәрләрне үзләштерделәр. Минем кулым инә-җепкә ята иде, шуңа күрә белемне дә шушы юнәлештә алдым. Әлбәттә, училищеда гомуми белем бирелә, милли киемгә исә йөрәк кушуы буенча, үзлегеңнән өйрәнеп киләсең. Миңа калфак тегү, аны сәйләннәр белән бизәү ошый. Шундый эшләрдән күңел тынычлыгы алам.

– Театр нәрсәгә өйрәтте?
– Бөтен нәрсәгә, хәтта кешеләргә дә күңел күзе белән карарга өйрәтте. Әмма өйрәнеп бетмәгән нәрсәләр дә бар. Әйтик, сәхнә артында мин сөйләшкәндә үземне бик иркен хис итәм. Кешене яклап чыгыш ясый алам, үз фикеремне курыкмыйча әйтәм. Ә сәхнәгә чыктыммы, җебим дә төшәм.
Миңа быел 60 яшь тулды. Җитәкчеләр котлады, Илфир Якупов «Тантана»га чакыру кәгазе бирде. «Наилә апа, син анда килергә тиеш», – диде, бүтән бернәрсә дә аңлатып тормады. Ул ике кешегә исәпләнгән иде. Ирем эштә, кызым бала карый, үзем генә барырга туры килде. Минем иң хөрмәт иткән кешем исемендәге премия һәм аны миңа иң яраткан җырчым тапшырды… Минем бит ул кадәр акчаны берьюлы алып караган да юк…

– Тормышта сез оптимистмы?
– Оптимист ук түгелдер мин. Әмма бер нәрсәгә инандым: тормыш күтәрә алган кадәр генә авырлыкны бирә. Авырлыклар булмады түгел, булды. Барысы да үтүчән… Шөкер итеп яшәргә кирәк.

Гөлинә Гыймадова

Тэглар артистГөлинә ГыймадоваКамал театрыНаилә Ваһапова
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда автокредит бирү арткан

15:51

Татарстан Президенты Әхмәт Кадыров каберенә барды

15:18

Булачак газчылар Казанга җыелды

15:13

Казанда Коръән укучы яшьләр бәйгесе башланды

14:31

Фермерлар дәүләт ярдәменнән азрак файдалана

14:14

Донбасстан кайткан унтугыз укучы Татарстанда ОГЭ һәм БДИ тапшырачак

14:05

Россиядә фермер хуҗалыклары 56 меңгә кыскарган

14:02

Татстат: “Узган ел Татарстан 40 процентка якын продукциясен ала алмады”

13:55

Татарстанда эшмәкәрләрне тикшерү 11 тапкыр кимегән

13:32

Биолог талпанны үтерә алырдай төнәтмә ясап булуын әйтте

13:09

Рөстәм Миңнеханов Чечняга сәфәр кыла

11:54

Башкортстанда Сабантуй кайчан узачагы билгеле

11:26
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Эльвира Игнатьеваның абыйсы Айнур: “Әни әле дә дару белән генә тора”

11.05.2022

Ачы сабак: 175 нче гимназиядә булган фаҗигадан соң мәктәпләрдә ниләр үзгәрде?

11.05.2022

«Беркайчан да балабыз булмаячак… Икенче хатын алсаң, мин каршы түгел»

05.05.2022

Үпкәле туй: чыгарылыш кичәләре укучылар һәм әти-әниләрне икегә бүлә 

04.05.2022

Гөлсем һәм Фирдүс Сөнгатуллиннар: «Кызыбыз 42 яшендә дүрт сабыен ятим итеп, туган көнендә үлеп китте»

29.04.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 28 Апр 2022 - 14:03 ЗөһрәКотлыйм, бик лаек бу исемгә. Татарстанда Ильшат Валиев дигән бик матур тавышлы җырчы бар, халык җырларын бик моңлы ,җиренә җиткереп…Рөстәм Асаев: «Бу бүләкне көттем, әмма менә хәзер бирерләр дип уйламаган идем»
  • 27 Апр 2022 - 13:36 ДомирХажы.Имам.Хотыйб.АМИИИИЙН!!!“Кабергә уенчыклар, ясалма чәчәкләр кую динебездә юк”
  • 26 Апр 2022 - 11:05 РэмзияИсэнмесез, ул коткаручылар арасында минем этием дэ бар, аларны сорап та тормадылар, кемнен 2 баласы бар, шуларны тонлэ военкомат хезмэткерлэре…Чернобыль фаҗигасен күргән Нәкыйп Вәлиев: Үпкәгә һава җитмәде. Авыз кипте. Аннан чатнап баш авырта башлады
  • 24 Апр 2022 - 20:56 АнонимКургэннэргэ ходай сабырлык бирсен.«Үлгән ирем белән каенанам алырга кайтканнар иде, ә мин өлгермәдем… »
  • 24 Апр 2022 - 18:46 АнонимБезнен якларда да бар иде ул кыз урлау. Хэзер юк инде...«Ирем мине алып кайтты да армиягә китте»: урланган кызларга нинди язмыш язган?

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!