Равил Мингалиев: «Космоска без бик кирәк»

Гәпләшә башласаң, 59 ел гомерен «Элекон» заводына биргән, гади өйрәнчектән башкарма директор вазыйфасына җиткән Равил Касыймовичның сүз сөреше гел галәмгә әйләнеп кайта. «Космоска очар алдыннан космонавтларның барысы да диярлек безнең заводка килде. Чөнки аларның һәрберсенә, үзе оча торган корабльнең төп детальләрен җитештерүче предприятие эшчәнлеген үз күзләре белән күреп кайтырга, дигән боерык бар иде», – дип горурланып та ала.

Әлбәттә инде, завод «яшерен» статусында булгач, мондый хәбәрләр дөньяга әллә ни чыга алмаган. Завод музеена экспонатлар гына тупларга тырышканнар. Шуңа күрә дә, «Элекон»ның космоска ни катнашы бар дип сораучылар, мөгаен, күп булыр. Тарихы 1939 елга барып тоташа бу заводның. Әле ул вакытта Казансу елгасының ул як ярында буш җирләр генә җәйрәп ята. Җылылык системасын урнаштыру өчен гап-гади батареялар кирәк була. Шуларны җитештерү өчен бәләкәй генә цех әмәлләп куялар. Киләчәктә бөтен дөньяга таныласы заводның башлангычы әнә шундый була.

Гагарин өчен
«Элекон» Гагаринның галәмгә очуына турыдан-туры катнаша. Заводка беренче космонавт очарга тиеш булган «Восток-1» космик корабленә урнаштыру өчен ерактан торып идарә ителә һәм көйләнә торган телеметрик система җитештерү буенча махсус задание бирелә. Бу бик тә катлаулы һәм югары сыйфатлы прибор космонавтның йөрәк тибеше, сулыш алуы, кан басымы, үз-үзен тотышы, аның хәрәкәтләре турындагы мәгълүматларны команда пунктына тапшырып торырга тиеш була. Дәүләт заданиесе уңышлы үтәлә. Юрий Гагаринның галәм киңлегеннән: «Барысы да тәртиптә», – дип хәбәр итүе заводта эшләүчеләр, шул исәптән Равил Мингалиев йөрәгенә дә сары май булып ята. Шулай булмыйни! Күпме җаваплылык төшкәнен алар үзләре генә аңлый бит ул чакта.

Танылу
Алтмышынчы елларда «Элекон» заводы космик һәи авиация техникасы, диңгез флоты кораблары өчен катлаулы электр тоташтыргычлары җитештерә башлый. «Союз», «Протон», «Зенит», «Тополь-М» ракеталары, «Восток», «Восход», «Союз», «Космос» һәм башка Җир иярченнәре космик кораблары, «Салют», «Мир» орбита станцияләре, «Луна», «Марс», «Венера» кебек планетаара станцияләр өчен бик тә четерекле һәм катлаулы дип саналган детальләр, җиһазлар, радиокомпонентлар заводның данын бөтен дөньяга таныта. Бу приборлар Польша, Һиндстан, Болгария, Бразилия, Сингапур һәм башка илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә югары бәя ала.
Равил Касыймович ул чакларны бүгенгедәй хәтерли.
– Мин заводка эшкә урнашкан елны космик автомат станцияне җир тирәли орбитага чыгардылар. Галәмгә очу белән элемтәбез барлыгы сер итеп сакланса да, заводның исеменнән чыгып («Электрик контактлар»), бездә штепсельләр, контактлар җитештерелүен шул өлкәдә кайнаган кешеләр, әлбәттә, белә иде. Инде хәзер бик күпләргә мәгълүмдер: галәм киңлекләрендә ике кораб менә шул без җитештергән штепсельләр, розеткалар ярдәмендә тоташа. Гомумән, галәмгә очучы кораблар электроник җиһазлар, җайланмалар белән шыплап тутырылган. Аларның күбесен безнең заводта ясадылар. Бу эшне әле дә дәвам итәләр. Аларны космик кораблардан тыш ракеталарга, самолетларга, су асты көймәләренә һәм танкларга да куялар.
Мондый катлаулы эшләр гел җайлы гына бармый, әлбәттә. Шуларның берсе Равил абыйның күңелендә бигрәк тә уелып кала.
– Бервакыт безгә Леонид Брежневның әмерен җиткерделәр. «Буран» дип аталган космик корабльгә эсселеккә үтә дә чыдам һәм дымга да бирешми торган штепсель-аергычлар ясарга кирәк. Ул вакытта мин генераль директорның җитештерү эшләре буенча урынбасары булып эшлим. Өйгә кайтуны да оныттык. Көне-төне заводта яттык. Тик, ничек кенә тырышсак та, дәүләт заказын вакытында үти алмадык. Шулвакыт бик күпләрне эш урыннарыннан кудылар, мин шелтә белән генә котылып калдым. Эшне барыбыр җиренә җиткердек анысы. Нәтиҗәдә «Буран» тәгаенләнгән көннән ике айга соңрак очты. Бу вакыйга көенечләр белән генә түгел, сөенечләр белән дә истә калды. Җайланмалар әзерләнеп беткәч, коллективта бик күпләрне бүләкләделәр. Минем үземә дә «Почет билгесе» ордены тапшырдылар.
Бүләкләр дигәннән, Равил Мингалиевның эше югары бәяләнә. Ул – Россиянең атказанган машина төзүчесе, техник фәннәр кандидаты. Медальләрен, махсус билгеләрен санап бетерерлек түгел. Аның өчен космос өлкәсенә багышланганнары бигрәк тә кадерле. Заводта 59 ел хезмәт итеп эштән киткәндә дә аңа Россия Космонавтика Федерациясе «Космик техниканың атказанган конструкторы» дигән исем белән медаль тапшыра. Бу гаҗәп тә түгел. Равил абый, чыннан да, соңгы эш көненә кадәр космостан «аерылмый». 2003 елда Россия Оборона министрлыгы цилиндрлы тоташтыргычлар эшләп чыгару буенча «Элекон» заводын база предприятиесе итеп билгели. Ә барлык эшләрне дә контрольдә тоту бурычы предприятиенең башкарма директоры Равил Мингалиевка йөкләнә. Бу бурычны ул җиренә җиткереп үти.

Тугрылык
Равил кечкенәдән очучы, хәтта вакыт-вакыт космонавт булырга хыяллана. Теләге тормышка ашып бетмәсә дә, гомере буена галәмгә бәйле эшчәнлек алып баруын, җиһангирлар белән аралашып яшәвен ул бәхеткә тиңли. Әтисе сугышта ятып калган авыл егетенең әллә ни мөмкинлекләре булмый шул. Мәктәпне тәмамлап, һөнәри-техник училищеда слесарь-радиоҗыючы һөнәре алгач, ул бу заводка юллама белән килә. Аэроклубка йөри, очучы таныклыгы ала. Авиация институтының кичке бүлегенә укырга керә. Буш вакытларында спорт белән шөгыльләнә. Һаман хыяллана әле. Әмма аның өчен аэродромны да, космодромны да «Элекон» заводы алыштыра. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, цех начальнигы урынбасары итеп куялар. Аннан шул ук цехның җитәкчесе булып эшли. Заманында комсорг булып эшләүнең дә файдасы тия, күрәсең: берләшмәнең партком секретаре итеп сайлыйлар. Бер елдан инде ул – җитештерү буенча генераль директор урынбасары. Берара иң катлаулы участок – генераль директорның кадрлар сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча урынбасары булып эшләп ала да, 2003 елдан – «Элекон» заводы ачык акционерлык җәмгыяте»нең башкарма директоры вазыйфасын үти башлый. Шуннан лаеклы ялга китә Равил Касыймович. Инде тугызынчы дистәне башлаган ветеран һаман да завод тормышы белән яши әле. Ни дисәң дә, гомере шушында үткән бит. Аны бәйрәмнәргә генә түгел, төрле җыелышларга да бик теләп чакыралар, киңәш-табыш коралар. Шулай да Космонавтлар көнен аеруча зур бер дулкынлану белән көтеп ала Равил абый. Җиһангирлар белән төшкән фоторәсемнәрне тагын бер кат күздән кичерә, уйларга бирелә. Ничек кенә булмасын, Галәмгә очкан һәр корабта аның өлеше бар бит!

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү