Ит ашасаң, тешкә керә, ашамасаң төшкә керә: ни өчен халык сыер итен азрак ашый башлаган?

Пандемия кризисы нәтиҗәсендә ресторан һәм кафеларның бикләнүе, халыкның керемнәре түбәнәю 2020 елда Россиядә сыер ите куллануның соңгы ун ел эчендә рекордлы рәвештә кимүенә китергән. Халык аны ашауны 3,4 процентка киметкән.

Бары тик 1,94 миллион тонна гына сыер ите кулланылган. Бу мәгълүматны «Россельхозбанк»ның Тармак экспертизасы үзәге китерә. Милли ит ассоциациясе җитәкчесе Сергей Юшин да сыер итен куллану кимүен таный. Ул, COVID-19 белән бәйле чикләүләр кертелгәч, кулланучылар арзанлырак аксым чыганаклары булган кош һәм дуңгыз итләренә өстенлек бирә башлады, ди. «Россельхозбанк» белдерүенчә, сыер итенә ихтыяҗ икенче ел рәттән кими икән. Тармак экспертизасы үзәге җитәкчесе Андрей Дальнов, сыер итен куллану күләме шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек асрауның кимүенә бәйле, ди.
Сергей Юшин сөт токымлы сыер итен куллану кимү хакында сөйли. Мондый токым сыерлар 80 процентны тәшкил итә икән. Ә ит токымлы сыерлар итен куллану соңгы 7 елда – 5, аерым токымлы сыерлар итен куллану 12 тапкыр үскән икән. Сөт токымлы сыерларның саны бер сыердан савылган сөт күләме арту сәбәпле кими. Ит токымлы сыерлар ите кыйммәтрәк бәяләнә һәм аларга сорау да арта, диләр сәүдәгәрләр. Белгечләр 2021 елда сыер итен куллану артачак дип фаразлыйлар. Дуңгыз һәм кош итләренә бәяләр күтәрелү дә сыер итен куллану файдасына эшли икән. Бу төр итләрне җитештерү эпидемиологик вазгыять белән дә катлаулана. Дуңгызларның африка чумасы таралу сәбәпле, дуңгыз итен җитештерү буенча фаразлар киметеләгән. Кош гриппы таралу һәм чит илдән инкубация йомыркалары кайтару белән бәйле проблемалар гыйнвар-февральдә кош итен җитештерүнең 6,2 процентка кимүенә китергәннәр.
Белгечләр, сөт токымлы сыерлар итен куллану динамикасы халыкның керемнәре артуга бәйле булачак, диләр. 2020 елда күркә ите җитештерү 19,5 процентка арткан. Бу да сыер ите файдасына түгел.
Газета хәбәрчесе Татарстанда мөгезле эре терлек санына кыскача гына күзәтү ясады. Соңгы елларда бу төр хайваннарны асрау елдан-ел кимүгә бара икән. 2017 елның мартында 748571 мөгезле эре терлек асралган булса, 2018дә бу сан 734863кә калган, 2019 елның шул чорында 727679 булган, 2020 ел күрсәткече – 705203, быелгы сан февральгә – 687554. Күрәбез, тенденция тотрыклы рәвештә кимүгә таба. Баш саны белән җитештерелгән ит арасында туры пропорциональ бәйләнеш барлыгын әйтеп тору кирәк микән. Дөрес, сыерлар саны кимүгә карамастан, сөт җитештерү үсештә. Күрәсең, продуктлылыкның артуы баш санын киметүгә китерүче сәбәпләрнең берседер. Әмма сыерлар саны шулай ук әле лейкоз, әле туберкулез кебек авырулар таралып торуына да бәйле. Кулланучыларның мөмкинлеге турында исә бер сан ачык сөйли: россиялеләрнең түләве кичектерелгән кредитлары саны 22 процентка артып, 976,1 миллиард сумга җиткән. Банкка бирәчәгең булганда, ит тешкә түгел, төшкә генә керә ул.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү