«Ак барс» үз бозында ике мәртәбә «Авангард»ка оттырды. Иртәгә Балашихада өченче очрашу уза. Аңа кадәр Казан командасы Дмитрий Квартальнов нинди дә булса яңалык уйлап таба алырмы? Хәзер инде Данис Зариповның ярдәм итә аласы да шикле.
«Алка кертмәсәң, плэй-оффта берничек тә җиңеп булмый. Беренче булып кертергә кирәк. Әлегә көндәшнең оборонасын вата алмыйбыз», – диде Дмитрий Квартальнов икенче матч тәмамлангач. Дөрес әйтә бит, әй. «Ак барс» уенчылары алканы ала, көндәш ягына чыга, ә капкага якын килә алмый. Алса да, әйтерсең, алкага ничек сугасын белмиләр. Кайсы гына уенчыны алсаң да, «Авангард» капкасы янында туктап калалар. Безнекеләр ике очрашуда нибары бер алка кертте. Әйтерсең, җитезлек белән осталыкны Уфада онытып калдырганнар. Аңлашыла инде, бүгенге «Авангард»ны быелгы «Торпедо» яки «Салават Юлаев» белән чагыштырып булмый. Моны Квартальнов та белә һәм шуны истә тотып әзерләнергә тиеш иде. Аның матбугат очрашуында җиткергән сүзләре дә әлегә артыгын өметләндерми. Омск-Балашиха командасын ватып-җимереп җиңеп булмый икән, димәк, башка юлларын эзләргә туры киләчәк. Баш тренерның андый алымнары бармы? Әллә Мәскәү һәм Ярославльдә эшләгәндә Гагарин Кубогын ота алмаган тренерга андый бәхет Казанда да насыйп булмасмы?
Яңа алым димәктән, «Ак барс»ка Данис Зарипов та ярдәм итә алыр иде. Әйе, аңа инде 40 яшь тулды. Әмма ул – Гагарин Кубогын 5 мәртәбә откан бердәнбер уенчы. Икенчедән, капитан. Аның тәҗрибәсе берничек тә комачау итмәс иде. «Авангард» – физик яктан куәтле команда. Аларга каршы дөбер-шатыр уйнау килешми. Хәйлә һәм акыл кирәк. Зариповта анысы җитәрлек. Тик Данисның инде бер айдан артык уйнаганы юк. Хәзер чыгарган очракта да нәрсә эшли алыр? Әнә шуны истә тотып, капитанны, бәлки, Уфага каршы узган очрашуларда уйнатырга кирәк булгандыр? Ул-бу була калса, Квартальновка охшаш фикерләрне күп ишетергә туры киләчәк әле. Әлегә кирәкми. Командага хәзер иң мөһиме тынычлык кирәк.
Капитан димәктән, тамашачы игътибар иткәндер, «Авангард» сакчысы Алексей Емелин икенче очрашуда чыгыш ясамады. Башта аның турында «гәүдәсенең аскы ягы» имгәнгән диделәр. Соңрак исә агуланган булуы турында сүз таралды. Кичә исә хәле авырайган сакчының Мәскәүгә җибәрелүе турында хәбәр чыкты. «Ак барс» белән ике мәртәбә Гагарин Кубогын откан сакчыга сәламәтлек телибез. Тормышта кубоктан мөһимрәк әйберләр дә бар.
Илнар Хөснуллин
Фото: ak-bars.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat