Быел Татарстан мәчетләрендә узудырыла торган ифтарларда катнашучылар саны йөздән күбрәк булмаска тиеш.
«Быел республикабыз мәчетләрендә ифтарлар уздырырга мөмкин. Әмма мәҗлестәге кешеләр саны йөздән артмаска тиеш һәм һәр кешегә 4 квадрат метр урын булуы мөһим. Ифтарларга килергә теләүчеләрнең медицина битлегеннән булулары зарур», — диде Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Республика ифтары 7 май көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәреләчәк.