Ураза вакытында мәчетләр ачык булачак

Изге рамазан ае башланырга бер атнадан азрак вакыт калып бара. Шул уңайдан быелгы рамазан аеның Татарстан мөселманнары өчен булган үзенчәлекләр турында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Тәравих намазлары
Быел рамазан аеның беренче көне 13 апрельгә туры килә. Беренче тәравих намазы 12 апрельдә, ястү намазыннан соң укылачак. Ураза гаете 13 майда булачак.
– Узган ел тәравих намазларын җыелып укый алмадык. Быел исә мәчетләребез ачык булачак, әмма санитар-эпидемиологик таләпләр турында онытмаячакбыз. Ягъни мәчетләрдә социаль дистанция сакланачак, һәркемнең битлектән булуы таләп ителәчәк. Тәравих намазы 20 рәкәгать укылачак, – дип сөйләде Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Ифтар мәҗлесләре
Илфар хәзрәт ифтар мәҗлесләренә кагылышлы чикләүләр белән дә таныштырды.
– Казанда ифтарлар 46 мәчеттә узачак. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Илдәге вазгыятькә бәйле рәвештә, ифтар мәҗлесләренә бер урынга 100дән артык кеше җыелмаска тиеш булачак. Тәравих намазлары кебек үк, ифтарларны битлекләр киеп һәм социаль дистанция саклап уздырачакбыз. Бу, әлбәттә, авыз ачканда битлек киеп утырырга кирәк дигән сүз түгел. Ифтар мәҗлесе узачак урынга кергәндә һәм чыккан чакта сакланырга кирәк, – диде ул.
IХ республикакүләм ифтар исә 7 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Изге эшләр
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәр ел саен рамазан аенда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә. Акция барышында быел да аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлек белән ярдәм күрсәтәчәкләр. «Зәкят» хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр өчен традицион ифтар уздыра. Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысасында 12 балага ярдәм күрсәтелгән. Быел 5 авыру бала ярдәм көтә. «Ярдәм» мәчетендә, Рамазан ае башлану белән, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дигән бушлай тернәкләндерү курслары башлана. Моннан тыш, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды көн саен Казан мәчетләренә һәм фонд карамагындагы физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, аз керемле гаиләләргә һәм студентларга ифтар өчен 1200 ланч-бокс таратуны оештыра. Моннан тыш, «Ярдәм» фондының «Тормыш юлы» акциясе кысасында 500 аз керемле һәм күпбалалы гаиләгә, мөмкинлекләре чиклеләргә, пенсионерларга азык-төлек җыелмалары өләшенәчәк. Татарстанның барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, гает намазлары үткәреләчәк.

Лилия Гыймазова

2021 елга зәкят, фитыр һәм фидия сәдакалары
Зәкят сәдакасының күләме – 700 сум.
Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум.
Фидия сәдакасының күләме – 200 сум.

Фото: https://www.m24.ru/

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Ураза вакытында мәчетләр ачык булачак” язмасына фикерләр

Фикер өстәү