КПРФ әгъзалары сентябрьне «кызу» булыр дип фаразлый

Сүз сәяси климат турында бара. Матбугат конференциясендә КПРФ әгъзалары быел кызу җәй вәгъдә иттеләр һәм бу «кызулык» сентябрьдә узачак сайлаулар белән бәйле. Коммунистлар бездә инде зур сәяси көч түгел, алар парламентта да алты гына бөртек. Әмма сәяси тормышта тавышлары шактый ук көр яңгырый. Тавыш сайлаулар якынлашкан саен көчәя генә барачак.

КПРФның Татарстан бүлекчәсен җитәкләүче Хафиз Миргалимов әйтүенчә, Россиядә соңгы 30 елда чиста, гадел сайлауларның узганы юк. Шуның өстенә «капитализмның браты» коронавирус сайлауларга үзгәрешләр кертте. Беренчедән, пикетлар, митинглар уздырырга рөхсәт бирмиләр. Аннан соң Артем Прокофьев әйтүенчә, тавыш бирүнең әллә ничә көннәр буе баруы шулай ук коммунистлар файдасына түгел. Чөнки сайлау кампаниясен контрольгә алып булмый. КПРФ сайлау кодексына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыккан иде, тик аларны ишетмәделәр, дөресрәге, ишетергә теләмәделәр.

Белмибез, каян алгандыр, Хафиз Миргалимов бер кызыклы гына сан китерде әле. Ягъни мәсәлән, бүген халыктан: «СССРда яшәр идегезме?» – дип сорасаң, 80 проценты «әйе» дип җавап бирәчәк икән. Сайлаулар гадел һәм чиста узса, илдә система үзгәрергә тиеш була. Әлбәттә, урыс әйтмешли, «мечтать не вредно», әмма сайлаулар уздырып кына тулы бер системаны үзгәртү, кыйбланы 180 градуска бору булырдай эш түгел. Ә менә оппозициянең хакимияткә килгән партияне кымтырыклап торуы – табигый һәм кирәк эш.
Матбугат конференциясе вакытында бүгенге җәмгыятьтәге җитешсезлекләр мулдан саналды. Илдә хәерчеләр армиясенең кимемәвен, һәр нәрсәгә, шул исәптән, коммуналь хезмәтләргә түләүләр артуын, пенсиянең аз булуын – барысын да санап чыктылар.

Татарстанның Беренче Президенты да, икенчесе дә Ленин белән бәйле урыннарны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткәннәр. Хафиз иптәш әйтүенчә, узган ел Ленин урыннарында утыз меңнән артык турист булган. Инде коммунистлар алда торган бәйрәмнәрне – Ленин туган көнне, Гагаринның гамәлгә очуына 60 ел булган көнне, 1 һәм 9 Май бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. «Әлбәттә, Роспотребнадзор комачауламаса», – диләр.
Коммунистлар урам йөрүләрне бик сагына, быел бер генә митинг та уздыра алмаганнар һәм барысына да «капитализмның браты» – коронавирус гаепле.

Риман Гыйлемханов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү