Казаннан Дубайга авиарейслар ачыла

Гарәп авиакомпаниясе Дубайдан Казанга даими рейсларны яңартты. Әлеге маршрут буенча очышлар шимбә көннәрендә була. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

Казаннан самолет 14.35 сәгатьтә китә һәм 20.35 сәгатьтә Дубайга барып җитә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән ул 9.30 сәгатьтә очып китә һәм Татарстан башкаласы аэропортына 13.35 сәгатьтә төшә.

«Һәр аэропорт өчен урындагы вакыт күрсәтелгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алда бара», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Очу вакыты биш сәгать тәшкил итә. Пассажирларны Boeing 737-800» очкычында йөртәләр.

Казан — Дубай — Казан маршруты буенча очышлар узган елның апрелендә Сovid-19 аркасында чикләүләр кертелгәннән соң туктатылган иде.


Фикер өстәү