Төнлә күпкатлы йортта чыккан янгында олы яшьтәге хатынның гомере өзелгән

Совет районының Ломжа урамындагы күпкатлы йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын чыгу турындагы хәбәр төнлә 101 янгын саклыгы хезмәтенә килеп ирешә. 3 минуттан янгын сүндерүчеләр әлеге фатирга килеп тә җитәләр. 8 каттагы фатирда 2 кв. метр мәйданда йорт җиһазлары һәм башка әйберләр янган булган. Утны сүндергән вакытта 74 яшьлек хатын-кыз мәетенә тап булалар. Хәзер янгын сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү