Паспортка  үзгәрешләр кертергә җыеналар

Россиядә паспортны үзгәртү ихтималы турында күптән сүз алып барыла. Әмма Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, документның соңгы бите (паспорт хуҗасы өчен белешмәлек) үзгәртелгән очракта яңа паспорт алырга кирәк булмаячак. 

Ведомство, аерым алганда, документның 20нче битендәге белешмәлеккә түбәндәге җөмләне өстәргә тәкъдим итә: “Паспорт –  ил территориясендә Россия гражданинының шәхесен раслаучы төп документ, аны 14 яшькә җитүчеләрнең һәммәсе рәсмиләштерергә тиеш”.

Паспортка үзгәрешләр кертү турында карар проекты март ахырында норматив- хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыккан. Документка аңлатма язуында болай диелә: “Паспорт бланкының соңгы битендә паспорт хуҗасы өчен  паспорт бирү һәм алыштыруга бәйле мәгълүматлар урнаштыру тәкъдим ителә”. Эчке эшләр министрлыгыннан әйтүләренчә, бу Россия Федерациясе гражданнарын документлаштыруның хокукый ягын яхшыртуга ярдәм итәчәк.

Паспорт белешмәлегеннән тыш, яңа паспорт рәсмиләштерүгә гариза тапшыруга кагылышлы үзгәрешләр дә тәкъдим ителә. Алыштырылырга тиешле паспорт 20 яшькә һәм 45 яшькә җиткәннән соң яки өченче битендә урнаштырылган мәгълүматлар үзгәртелгәннән соң 30 көн эчендә гамәлдә булачак, дип күздә тотыла. Документларны бу вакыттан соңрак  тапшыру очрагында штраф салу карала.

Шул ук вакытта, Цифрлаштыру министрлыгыннан белдерелгәнчә, Россиядә 2023 елдан да соңга калмыйча электрон паспортлар пәйда булачак. Мәскәүдә яшәүчеләр аны инде агымдагы ел ахырында ук алачак.

 

 


Фикер өстәү