Бу атнаның пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә яңгырлар, ә ял көннәрендә һава температурасының 15 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, Татарстанда иртәгә һәм җомга көнне урыны белән яңгыр явуы фаразлана, ә ялларда кояшлы һәм җылы көннәр көтелә.
Иртәгә, 8 апрельдә, атмосфера басымы 15-20 миллиметрга түбәнрәк була, ә җомга, 9 апрель көнне, атмосфера басымы күтәрелә башлый. 10 апрельдә көндез 10-13 градус, ә 11ендә 15 градуска кадәр җылы булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat