Роспотребнадзор белгече балаларга мәктәптә смартфон куллануны тыю буенча фикерен белдерде

Роспотребнадзорның  тыюы ноутбук һәм планшетларга кагылмый.

Яңа санитария кагыйдәләре буенча укучыларга белем алу максатында кесә телефоннарыннан файдалану тыела. Роспотребнадзор белгече Ирина Шевкун әйтүенчә, бу тыю ноутбук һәм планшетларга кагылмый, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Моңа кадәр ведомстводан балаларга мәктәпкә смартфон алып килүнең рөхсәт ителүе турында хәбәр ителгән. Әмма дәресләрдә бары тик компьютерлардан, планшет, моноблоклар яки интерактив такталардан гына файдаланырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, смартфон, экраны, шрифты, дисплейга кадәрге арасы бик кечкенә булганлыктан, санитария нормаларына туры килми. Шуңа күрә телефонны балаларга әти-әниләре белән аралашу өчен генә йөртү киңәш ителә.


Фикер өстәү