«Хастаханәгә якынрак урынга кияүгә чыксам ярар иде, дип теләдем»

«Хастаханәгә якынрак урынга кияүгә чыксам ярар иде», – дип тели ул. Теләрсең дә!  35 чакрым ераклыктагы авыллардан  район үзәк хастаханәсенә авырулар, «менә бәбилим, менә бәбилим» дип торган авырлы хатыннар ташысаң….

Әле бит ул эшли торган биш (!) авыл арасы да якын түгел, Бакча дигәне, мәсәлән, 6 чакрымда, эштән соң туган авылы Каенсарга өч чакрым тәпиләргә кирәк. Юллары да начар, телефон, машина заманы да түгел. Тәҗрибәсе дә юк. Кичә медучилище тәмамлап кайткан 19–20  яшьлек бала. Янында киңәш сорардай кеше дә юк. Аннан алда эшләгәне декрет ялына киткән. Пенсиядәге Габидә исемле апаны чакырып, өч ай тирәсе өйрәтү үткәрәләр дә, шушы кадәр зур биләмәне  кечкенә генә, ябык кына кыз бала иңнәренә тапшыралар. Өч ел эшләгәндә күргәннәрен бүген ул кызык итеп кенә искә ала. Ул чакта, бәлки, курка да белмәгәнмендер, ди. Юкса, кыен хәлләрдә күп кала.

— Берчакны эштән кайтырга чыктым, каршыма җиде яшьләрдәге кыз бала килеп: «Безнең әнинең эче авырта», – ди. Керсәм, җиде айлык авыры булган N. апа үлем хәленә җиткән. Кан басымы – 220. Баксаң, ул бу авырын хастаханәгә бармый гына күтәргән, анда барырга куркып, ахыргы чиккә җиткән икән. Диагнозны тиз куйдым: эклампсия. Гади генә әйткәндә, ул – авырлы чакта һәм бәбиләгәннән соң була торган бик җитди авыру, кеше иң соңгы чиктә дигән сүз. Миннән алда эшләгән декреттагы акушерканы да чакырдык, аның да мондый хәлне күргәне юк. Уколлар кададык та, «ГАЗик» белән Балтачка алып киттем. Юлда аны бик каты көзән җыера башлады. Үзем уколлар кадыйм, үзем, үлсә, нишләтермен, дим. Больницада табибә мине тирги: «Ник моңарчы торгыздыгыз, үлсә, мин сине судка бирәм», – ди…

Ай ярым ятып, уңайлана ул ханым. Тик… мунча керергә сорап кайта да өендә бәбигә авырый башлый. Тагын Кәүсәрияне чакыралар. Бәбиләтеп,  чистарткан-тәртипләгәннән  соң тагын әни белән баланы больницага алып китә. Кызганычка, 900 грамм булып, җитлекми туган бала биш көннән үлә… Ул чакта әле районнарда мондый балаларны үстерү өчен мөмкинлекләр булмый…

Бер ел эшләгәч, туган авылы Каенсарда бер яшьлек баланы корт чагу вакыйгасы да исендә. Һәм аның гына да түгел. Әлеге баланың әнисе дә очраган саен шул вакыйганы искә төшерә. Бакчага кергән сабыйны ул чакта үзләренең кортлары сарып алган була. Уколлар кадый, тиз генә әни кеше белән бергәләп баланың бөтен җиреннән корт укларын чүпли Кәүсәрия… Баланың кәефе әйбәт булгангадырмы, хастаханәгә алып бармый. «Ник алай эшләдем икән?» – дип бүген дә аптырый үзе. Шөкер, бу очрак әйбәт кенә үтә.

Субаштан кадәр бәбиләтергә дип алып чыгып киткән машинаның, бензины бетеп, юлда калуларын әйтәсеңме тагын?! Бер генә түгел, ике тапкыр була мондый хәл. Икесендә  дә Урта Көшкәт авылыннан үтүче машиналарга кул күтәреп, бензин сорарга туры килә… Әле бит Балтачка даруга баргач та, син ерактан килгәнсең, кайтасың бар димиләр, син яшь кеше әле дип, бөтен кеше алып бетергәч,  кичке сәгать бишләрдә генә бирә башлыйлар… Балтачта кунып калган чаклар да булды, ди ул. Менә шуңа да инде ул, хастаханәгә якынрак авылга кияүгә чыксам ярар иде, дип тели башлый.

Теләге кабул була кызның. Районның икенче почмагындагы Биктәш авылына килен булып төшә ул. Район үзәге дә ерак түгел: 15–16 чакрым гына. Тик… биредә эшләгән чорда да җиңел булмый, билгеле. Монда эшләгән 33 елның һәр сәгате, һәр көне исендә дисәң дә, арттыру булмас, чөнки Кәүсәрия апа булган бөтен хәлләрне, вакыйгаларны елы, датасы белән төгәл хәтерли (әле алай гынамы, 1981– 2014 елларда туган бөтен баланың туган көнен, елын әле дә белә).

-1990 елның 30 декабре иде. Авылда балмаскарад. Степан абыйларның кызы авылга бәйрәмгә кайткан да… өйдә бәбиләде. Кендеген кисеп, бөтенесен бер кат тәртипләгәч, районга шалтыраттым, ике сәгатьтән алып килерсең, диделәр. Ә авылда бөтен шофер «капкан». Бәйрәм бит. Степан абыйның үзенең «Москвич»ы бар, әмма Салавычка – олы юлга кадәр чыгып булмый, юл юк… Мәрхүм Валерий тракторы белән тарттырып, олы юлга чыгарып куйды… – дип хатирәләргә бирелә ул.

Авылда телефон бер генә: ферма өендә. Анысы авылның теге очында. Кәүсәрия апаның өе дә, эш урыны да – бу башта. Шул араны көненә әллә ничәшәр урарга туры килә. Төнгә исә колхоз идарәсе бер дежур машина билгели, әмма барыбер машинаны да үзләренә табасы, шоферны да үзләренә көйлисе була. Кемнең инде эштән арып кайткач, төн уртасында торып чыгып китәсе килсен?! Капкаларын бикләп ятучылар да була, койма өстеннән аз йөрелми. Аның юлы – юлмы?! Биктәш белән Яңа Салавыч арасын язын-көзен ярты метрлы канаулардан авам-түнәм дип чыгасы, кышын Яңа Салавычны өй түбәләреннән кар күмә, язын ике Салавыч арасын су өзә… Хастаханәгә бара торган юл шул авыллар аша гына…

Декрет ялында да озаклап утырырга туры килми Кәүсәрия апага. Айраты белән –  4,5 ай, Айдары белән  5 ай утыруга: «Өйдә ике әбиең бар, карарлар әле», – диләр дә эшкә чыгаралар. «Мин килгәндә әле әтинең әнисе дә исән иде, 2001 елда үлде, әти-әни белән дә озак еллар аңлашып яшәдек. Балалар караулы булды, без кайтышка ашау пешкән иде. Алар шундый булмаса, көне-төне эшли дә алмаган булыр идем, – ди ул. – Ирем Павел да  гомер буе хәлемне аңлады. Әле бит агитатор булып,  Иске Салавычка җыелышларга, урып-җыю чорында кырга да йөрисе иде».

Авылларның гөрләгән чагы, ирле-хатынлы Апановлар бөтен бәйрәмдә, чарада  – уртада…

—  Ул елларда дарулар белән бик иркен, рәхәт иде. Бернинди тоткарлык булмады. Шуңа күрә бик күп кешегә ярдәм итә алганбыздыр, – ди Кәүсәрия апа. – Атнага бер көн районнан авылдагы ферма өенә табиб килә, өлкәннәр бөтенесе шунда гына күренә, колхоз үзәге Иске Салавычка килеп, бөтен терлекчеләргә медиөина тикшерүе үткәрәләр иде. Санитарка Клава апа Иванова белән бик озак еллар бергә, килешеп, аңлашып эшләдек. Кайчан әйтсәм дә сүземне тыңлаган Валентин Терентьев, әнинең бертуган энесе Иван абый мәрхүмнәргә, «КамАЗ» шоферы Борис Ивановка гомерем буе рәхмәтле булдым…

Үз-үзенә кул салырга маташулар да, пычак белән җәрәхәтләүләр, авария, кыскасы, криминалны да, үлем-китемне дә шактый күрергә туры килә Кәүсәрия апага. Кемгәдер үч итеп чебен даруы эчкән үтә авыр хәлдәге ханымны да зур «Урал» машинасы белән районга илтеп җиткерә ала ул. Беренче ярдәмне дөрес күрсәтеп, ул сәламәтләнергә ярдәм иткән кешеләр шактый аның практикасында. Шуңа да исеме һәрчак мактаулылар арасында булды. Әле ул елларда күрше Яңа Салавычта да медпункт юк, авылның түбән очы бөтенесе Биктәшкә йөри, авырып-сырхап китсәләр, аны чакыралар… «Бөтенесенә ничек өлгергән?!» – дип аптырамас җирдән аптырарсың. Ул исә бу эшләрне шулкадәр яратып, ихлас башкара иде, аның йөзеннән беркайчан нур, сөйкемле елмаю китмәде. Дару-уколларның гына түгел, әнә шуларның да шифасы тими калмагандыр…

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото гаилә архивыннан 

 

 


Фикер өстәү