Туйда егетнең әнисе кәләшнең үз кызы булуын белгән

Әмма никахлашуны барыбер өземәгәннәр.

Кытайның Сучжоу шәһәрендә кеше ышанмаслык хәл булган. Туй вакытында егетнең әнисе кәләшнең үзенә ничектер таныш икәнлеген сизеп алган. Моннан күп еллар элек югалган кызына бик тә охшаш булган ул. Ана кеше иң элек кәләшнең кулындагы миңенә игътибар иткән – моннан 20 ел элек югалган газиз баласының кулында да шундый ук миң булган.

Егетнең әнисе шундук кәләшнең әти-әнисеннән үзләренең кызымы-түгелме икәнлеген белешәсе иткән. Тегеләре, ике дә уйлап тормастан, дөресен әйтеп салган: ике дистә ел элегрәк кызчыкны юлда табып алулары һәм үз баласы кебек тәрбияләп үстерүләре турында сөйләп биргәннәр.

Кәләш, булачак каенанасының үз әнисе икәнен белгәч, сөенеченнән елап җибәргән. Инде күптәннән үз әти-әнисен табарга хыяллануын әйткән.

Шунысы мөһим: һинд киносы сюжетына тартым бу вакыйга туйны өзүгә китермәгән.  Ник дигәндә, егет тә бу ханымның үз улы булып чыкмаган: кызын югалтканнан соң аны  уллыкка алган, дип хәбәр итә Oriental Daily.

 


Фикер өстәү