Казанның “Ривьера” күңел ачу үзәген сүтәргә җыеналар

Казанда “Ривьера” күңел ачу комплексы, перспективасыз, дип танылу сәбәпле, сүтелергә мөмкин. Хәзер биредә чаралар үткәрүне броньлаудан баш тарталар, клиентларга моңа кадәр кертелгән акчаларын кире кайтаралар.

Әлеге күркәм бинаны кышын Петербургтан бер фирма сатып алган. Озак сатылмый торганнан соң башланыч бәясеннән ике тапкыр кимрәк бәягә – 418 миллион сумга. “Ривьера”ны башта 900 миллион сумга сатмакчы булганнар. Менә хәзер бинаны алга таба файдалануга караганда аны сүтүнең отышлырак булачагы турында карарга килгәннәр.

Яңа хуҗалар “Ривьера”ны сүтүне кире какмасалар да, территориядән ничегрәк файдаланылачагы турында әлегә ләм-мим, берни әйтми. Вакытлар узу белән биредә торак комплекс төзеләчәге турында мәгълүматлар бар. Бу тирәдәге фатирларның 1 квадрат метр бәясе 100 мең сумнан башлана.


Фикер өстәү