Коронавирус белән авыручылар арасында психик тайпылышлар арту куркынычы ачыкланган

Коронавирус белән авырган һәр өченче кеше ярты елдан соң психикасы яки нервлары какшаудан җәфа чигә, дип белдергән АКШ һәм Бөекбритания белгечләре.

Галимнәр 236 мең кешене тикшергәннән соң шундый фикергә килгәннәр. Алар коронавирус белән авырган кешеләрне 14 төрле нерв яки психик  тайпылышка  ярты ел узганнан соң тикшергәннәр.

Нәтиҗәләрнең иң киң таралган очрагы  — нык борчылу. Аңа тикшеренүдә катнашучыларның 17 проценты дучар булган. Аффектлы, ягъни эмоциональ борчылу — пациентларның 14 процентында ачыкланган. Галимнәр әйтүенчә, коронавирус белән авыручыларга психик һәм нерв тайпылышы булуы турындагы диагноз тикшерүдә катнашучыларның 13 процентына беренче тапкыр куелган.

Шулай ук грипп яки ОРВИ белән авыру белән чагыштырганда коронавирустан соң баш мие эшчәнлеге бозылу ешрак күзәтелүе ачыкланган.


Фикер өстәү