Сантехник  шагыйрь Наил Галиев: «Син кранны борасың, күңелгә су кебек шигырь юллары ургыла»  

Мәктәпнең үз шагыйре бар. Үзе сантехник, үзе шагыйрь, үзе баянчы. Чаллыдагы пролицейда сантехник булып эшләүче Наил Галиевны мәктәп җитәкчелеге мактап туя алмый. Чын талант, ди.  Шундый киңкырлы абзый белән безнең дә танышасы килде.

– Шигырь торба, кран төзәткәндә туа дисәм, дөрес булмас. Әлбәттә, андый чаклар да булгалый. Син кранны борасың, күңелгә  су кебек шигырь юллары ургыла.  Тик менә эштән мәктәпкә барганда илһам күбрәк килә. Кесә саен – кәгазь. Күңелгә шигырь юллары килгәндә, таш өстенә утырып, теркәп куйган чаклар да була. Онытылганчы дип инде.  Мәхәббәт, табигать яки башка җитди темаларга да язгалыйм. Үземне шагыйрьгә санамыйм. Кайчак үземне, тукта инде язудан, дип сүгеп куям да тагын кулга кәгазь алам. Бу инде чиргә әйләнгән, – ди 65 яшьлек Наил абый.

Аның өчен иң авыры – балалар өчен язу.  Сабыйлар теле белән яза, колагы белән ишетә белгәндә генә  шигырь отышлы чыга, ди ул.  7–8 хикәя дә язган. Алар арасында «Бәхет фәрештәсе», «Хәергә ипи бирмиләр» һәм башкалар бар.  Шигырь, хикәяләр язу эшенә моннан 5–6 ел элек кенә керешкән. Аның каравы баянда уйнауга хирыслык кечкенәдән үк килә.

– Миңа 5–6 яшьләр тирәсе булгандыр.  Өйгә кунаклар чакырган идек. Алар җырлап-биеп туйгач, мин гармунны урлап, печәнлеккә менгәнмен. Шунда аны  рәхәтләнеп үземчә тарткалаганмын. Шул абый миңа гармунын бүләк итеп калдырган, – дип сөйли ул беренче гармуны турында.

Үзе Мамадыш районының Түбән Ушма авылында туган. Авыл урамнарын узганда тальян тавышы ишетелсә, тыныч кына  узып китә алмаган. Кайдадыр койма ярыгыннан, кайдадыр шул йортка кереп, дөньясын онытып көйне тыңлап торган. Тора-бара үзе дә уйнарга өйрәнгән. 1980 елларда баянчы Флера Хөрмәтова оркестрында курайда уйнаган. Әлбәттә, эштән бушаган арада. Наил абый гомер буе сантехник, эретеп ябыштыручы, инженер булып эшләгән.  Мәктәптә эшләвенә  – 8 ел.

– Фатирда гармунда уйнап булмый. Күршеләргә комачауламаска тырышам. Эш беткәч, бикләнеп, рәхәтләнеп уйныйм. Гармун уйнау яңа көч, дәрт бирә миңа, – ди Наил әфәнде.

Сәрия Мифтахова

 

Син – яз бүләге!

Иртән чәйгә бал кирәкми,

Син утырсаң, янымда:

Карашыңнан тереләм мин,

Миңа күчкән назыңнан.

————————————-.

Язгы күлмәк кигән яз да,

Җилләр белән иркәләр:

Җаның миңа биргән назлар,

Мине кочып йөртәләр.

—————————————.

Яз җилләре назлап, уйнап,

Таратыр чәчләреңне:

Саф йөрәккә назың дәва,

Ачып керт йөрәгеңә.

—————————————.

Әйдә язның назын җыеп,

Икебез бергә кочыйк:

Йөрмик йөрәкләрне тыеп,

Ләззәт ишеген ачыйк.

———————————.

Яз килә ул елга тик бер,

Ә син миңа  гел кирәк:

Сүнмәсен тик, язсыз күңел,

Син бит миңа – зур бүләк.

 

 

Яз җитәрме назларга?

Ярсу йөрәк, ярсыз йөрәк,

Ярсыймы яз килгәнгә:

Ярсыйдыр ул, ярсыз йөрәк,

Яры килмим дигәнгә.

—————————————-.

Ярсып агар кар сулары,

Сәгать саен кар эреп:

Ярсытып җанны, шулары,

Кызлар да килер күреп.

—————————————.

Ярсыган яз, салкын кыштан,

Арган кызлар уйнатып:

Язның наз җилләре кочкан,

Кызлар да хис уйнатып.

—————————————.

Яна йөрәк, ярсый-ярсый,

Ярсый-ярсый яз килә:

Йөрәкләр дә сөю ташый,

Яз килә назлар белән.

————————————-.

Бер генә килми җиргә яз,

Тик бер һәр елның язы:

Сөяр җанга җитәрме яз,

Урарга барлык назын.


Сантехник  шагыйрь Наил Галиев: «Син кранны борасың, күңелгә су кебек шигырь юллары ургыла»  ” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ