Матбугат чаралары: Алексей Емелинның организмында наркотик матдә тапканнар

«Авангард» капитаны Алексей Емелинның организмында наркотик матдәләр табылган. «Экспертиза нәтиҗәләре килде. Наркотик матдәләр эзләре табылган. Тикшерү бара», – дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Билгеле булганча, «Авангард»ның 34 яшьлек капитаны Алексей Емелин Көнчыгышын конференциясе финалында «Ак Барс»ка каршы узган икенче очрашуда бозга чыкмады. Башта аның турында «гәүдәсенең аскы ягы» имгәнгән диделәр. Казан командасы капитаны Артем Лукоянов белән бәрелешкәч, Емелин беренче очрашуда күпмедер вакыт уйнамый торган иде. Соңрак исә аның агуланган булуы турында сүз таралды. Аны башта Казандагы Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә, ә коронавируска тапшырылган тесты тискәре булып чыккач, РКБга алып китәләр.
Кичә исә хәле авырайган сакчыны Мәскәүгә җибәрделәр. Хәзер ул Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтында дәвалана. Интернаттагы матбугат чараларында хоккейчының бавырын күчереп утыртырга туры киләчәк дигән мәгълүматлар да таралды.


Фикер өстәү